Альберт Шаһиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Шаһиев latin yazuında])
Альберт Шаһиев
Туган 14 август 1959(1959-08-14) (64 яшь)
Ишембай, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре җырчы

Шаһиев Альберт Хызыр улы (14 август 1959 ел) — җырчы. 2013 елдан Стәрлетамак театр‑кәмит берләшмәсенең артист‑вокалисты. Башкортстан Республикасының атказанган (1998) һәм халык артисты (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Хызыр улы Шаһиев (шулай ук Хазар улы Шәһиев формасы да кулланыла) 1959 елның 14 августында Ишембай шәһәрендә туган.

1977 елдан алып Ишембайның төрле предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшли.

1995 елдан бирле Стәрлетамак филармониясе солисты.

2000 елдан Стәрлетамак башкорт драма театры артисты булып эшли.

2013 елдан алып хезмәт юлы Стәрлетамак театр‑концерт берләшмәсендә дәвам итә, артист‑вокалист (солист).

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шаһиев Альберт Хызыр улы халык җырларын милли традицияләргә таянып башкара. Тавышы йомшак тембрлы, үзенчәлекле, башкаруы тәэсирле, ихлас.

Альберт Шаһиев репертуарында татар һәм башкорт җырлары, шул исәптән халык җырлары: «Абдрахман кантон», "Буранбай ", "Каһым түрә ", "Колой кантон ", "Сибай ", "Сәлимәкәй ", "Уел ", «Уралым» һ.б., З.Г.Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсыннан Салават Юлаев, Г.С.Әлмөхәмәтов, С.Габәши һәм В. И. Виноградовның «Эшче» («Рабочий») операсыннан арияләр; З.Г. Исмәгыйлев, К. Ш.Кәримов, Ш. З.Колбарисов, С. Л.Сәсәнбаев, Х. Ф.Әхмәтов , Р. М. Яхин һәм башкаларның җырлары һәм романслары.

Бөтендөнья халык иҗаты фестивалендә (Рен шәһәре, Франция, 2000), Халыкара ойвакэ фестивалендә (Саппоро шәһәре, Япония, 2004) катнаша. Россия һәм Франция буйлап гастрольләрдә була.

Республика үзешчән иҗат фестивале (1976), Г. Әлмөхәмәтов исемендәге призга яшь җырчылар конкурсы (1981; икесе дә — Уфада, халыкара башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның «Дуслык җыры» фестивале (Нефтекама шәһәре, 1995) лауреаты.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1998)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2008).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]