Салават Юлаев
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Уфада Салават Юлаев һәйкәле
Салават Юлаев (баш. Салауат Юлаев, 1754 – 1800) – башкорт халкының милли батыры, шагыйрь, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 1773 – 1775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе.
Эчтәлек |
Биография [үзгәртү]
Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырымбур губерниясе, Уфа провинцияһы, Шайтан-Кудәй волосте, Тәкәй авылында туган. Тәкәй авылы 1775 елда яубасарлар тарафыннан яндырылган, хәзерге выкытта урыны Башкортостанның Салават районына туры килә. Атасы Юлай Азналин Шайтан-Кудәй волосте старшинасы, халык арасында ихтирам яулаган, вакытына күрә алдынгы карашлы кеше була. Салават бала чагында ук төрки телдә укырга һәм язарга өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында әйдәүче башлык буларак билгеле. Мәсәлән, Сим заводын беренче тапкыр, яшьтәшләре белән үсмер чагында үк туздыра һәм яндыра.
Советлар Берлегендә чыккан почта маркасы.