Анаксимен
| Ἀναξιμένης | |
| Тулы исеме | Анаксимен Милетлы |
|---|---|
| Һөнәре | фәлсәфәче |
| Туу датасы | 585 ел б. э. к. |
| Үлем датасы | 525 ел б. э. к. |
| Үлем җире | Милет |
Анаксиме́н Милетлы (бор. грек. Ἀναξιμένης) — борынгы грек фәлсәфәчесе, натурфәлсәфә милет мәктәбенең вәкиле. Анаксимандр укучысы.
Укытучысы Анаксимандрдан аермалы буларак, Анаксимен әүвәл нигезне ниндидер «аныксыз нәрсәдә» түгел, ә һавада күрә. Бу фикерне ул һаваның үзгәртүчәнлек сыйфатыннан чыгара. Аның фикеренчә, һава куеланганда — суга, җиргә, ташка, ә сыегайганда утка әверелә. Анаксименның бу карашында мөһим идея — предметларның сан һәм сыйфат закончалыгына буйсынып үзгәрүләре ята.
Анаксименның фикере буенча, җан ул — һава. Ул — тәнне үзендә тотып торучы. Ягъни, җан иясенең үпкә белән сулавы — аның яшәвен тәэмин итүче сәбәп.
Анаксимандрдан аермалы буларак, Анаксимен күк җисемнәренең (Кояш, Ай, йолдызлар) урнашкан урыннарын дөресрәк билгели, аларның «тотылулары», Айның фазалары турында гипотезалар әйтә.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Чыганаклар [үзгәртү]
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.