Анатолий Бокарев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Бокарев latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 29 март 1924(1924-03-29) (100 яшь)
Туу урыны Чистай кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Бүләкләр
Ленин ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Социалистик Хезмәт Каһарманы медаль «За трудовое отличие» медаль «За трудовую доблесть»

Анатолий Тимофеевич Бокарев (29 март 1924, Иске Әмзә, Чистай кантоны, Татар ССР ) - Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971), СССР кара металлургия министрлыгының В.И. Ленин исемендәге Түбән Тагил металлургия комбинатының «1150» блюминг өлкән вальцовщигы-операторы, Свердловск өлкәсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бокарев Анатолий Тимофеевич 1924 елның 29 мартында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының Чистай кантоны Иске Әмзә авылында (хәзер Татарстан Республикасының Нурлат районы) туган[1] .

А.Т.Бокарев 1942—1945 елларда Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән .

Ул 1961 елда Түбән Тагил металлургия көллиятен тәмамлаган[1] .

1945—1990 елларда Ленин исемендәге Түбән Тагил металлургия комбинатында прокат станының өлкән вальцовщик-операторы булып эшләгән. ВЦСПС Президиумы әгъзасы, комбинатның профком комиссиясе рәисе була.

1990 елдан пенсиядә. Ленинград өлкәсенең Луга шәһәренә күченә[1] .

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уңышлары өчен бүләкләнгән[1] :

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]