Антропонимика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антропонимика latin yazuında])

Антропонимика(грек. ἄνθρωπος — кеше вә ὄνομα — исем,ат) — кеше исемнәре, ата исеме кушамат, псевдоним, криптонимнарның (яшерен исем) килеп чыгышын, төзелеш- ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган ономастиканың бер тармагы.

Бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антропонимика тарих, этнография, география, юриспруденция, әдәбият белеме, фольклористика, культурология, антропология белән тыгыз бәйле.

Тел белемендә теоретик, гамәли, поэтик антропонимика аерыла.

  • Теоретик антропонимика:

Теоретик антропонимика антропонимнарның барлыкка килү, үсеш закончалыкларын, теге яки бу этнос антропонимиясенең тарихи катламнарын, кушылу мотивларын, башка телләрнең антропонимик системалары белән мөнәсәбәтләрне, исем кушуда күзәтелгән йола-гадәтләрне, мода, дин тәэсирен һ.б. өйрәнә.

  • Гамәли антропонимика:

Гамәли антропонимика антропонимик сүзлекләр төзү, анторопонимнарның язылыш-әйтелеш нормаларын билгеләү белән, загс хезмәткәрләренә ярдәм итү белән шөгыльләнә.

  • Поэтик антропонимика:

Поэтик антропонимика матур әдәбиятта, фольклорда кулланылган антропонимнарны өйрәнә.

Татар телендә үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә антропонимика фәне ХХ гасырның 60-70 елларында үсә башлый. Моңа кадәр аерым мәгълүматлар тупланып килсә дә, тирәнтен фәнни тикшеренүләр Саттаров Г. Ф. тарафыннан башкарыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Саттаров Г. Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? - Казан, 1989;
  • Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы.-Казан, 1990;
  • Саттаров Г. Ф. Татарстан АССРның антропотопонимнары. - Казан, 1973;
  • Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре сүзлеге. - Казан, 1981;
  • Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? - Казан, 1989;
  • Галиуллина Г. Р. Личные имена татар в ХХ веке. - Казан, 2000.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]