Арча күтәрелеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча күтәрелеше latin yazuında])
Арча күтәрелеше
Урын Арча
Вакыт мизгеле 10 ноябрь 1918
Башлану вакыты 25 октябрь 1918
Тәмамла(н)у вакыты 10 ноябрь 1918

Арча күтәрелеше (яки Арча фетнәсе) - Казан губернасының Лаеш һәм Мамадыш өязләре территорияләрендә крестьян/кулакларның советларга каршы чыгышы. 1918 елның 25 октябреннән 15 ноябренә кадәр дәвам иткән. Бик каты басым белән бастырылган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан большевиклар тарафыннан алынганнан соң, губернага сентябрь аеннае хәрби куркыныч янамый башлый, яңа нигездә тормышны үзгәртеп кору дәвам ителә. Яңа большевик оешмалары торгызыла һәм барлыкка килә башлый. 1918 ел ахырында коммунистлар конференциясендә Е. И. Вегер җитәкчелегендәге РКП(б) беренче комитеты сайлана. Сәнәгатьне национальләштерү процессы башлана. Көзен регионда комбедлар эшли башлый, алар байлы крестьяннардан икмәкне тартып алалар. 1918 елның сентябрь аеннан 1919 мартына чаклы халыктан җүн бәядән яки бушлай 6 миллион пот ашлык алына. Крестьяннар, бөтенләй икмәксез һәм мал-туарсыз калабыз, дип шикләнәләр.

Ул вакыт документлары нигезендә, крестьяннар күпчелек очракта комбедлар һәм продтрядлар эшчәнлегенә тискәре карый, ә кайчагында агрессив була, чөнки аларның гамәлләре нигездә мародерлык белән чикләнгән була. Бу болай да авыр хәлдә калган крестьяннар арасында дулкынлану тудыра.

Фетнә барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет хакимиятенә каршы күтәрелеш Казан губернасының Казан, Лаеш һәм Мамадыш өязләрен колачлый. Күтәрелеш 1918 елның 25 октябренә туры килә, крестьяннар бушлай икмәк тапшырудан баш тарта. 10 ноябрьдә фетнәчеләр Арча шәһәрен яулап ала алалар.

Күтәрелешне басу өчен артиллерия батареясы булган күп санлы отрядлар җибәрелә. 15 ноябрьдә крестьяннар тар-мар ителә. Нәтиҗәдә, 31 кеше үтерелә, 11 кеше яралана.

Икенче версия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татарстанда Советлар властеның барлыкка килүе һәм ныгуы» (рус. Становление и упрочение власти Советов в Татарии) китабында күтәрелеш эсерлар, меньшевиклар һәм башка контрреволюцион көчләр белән рухландырылган кулаклар күтәрелеше буларак искә алына[1]

Нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге күтәрелеш басылуга карамастан, канәгатьсезлек дәвам итә. Совет хакимиятләренең югарыда телгә алынган гамәлләре большевикларга каршы иң зур күтәрелешләрдән булган чапан сугышы сәбәпләренең берсе була. Шулай ук Чуел өязендәге хәлләр дә тыныч булмый. Мамадыш өязендә күтәрелеш барышында Кызыл Армиячеләр һәм коммунистлардан торган отряд крестьяннар белән бәрелешә. Ике кеше үтерелә һәм алтысы яралана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Н. А. Адрианов. Становление и упрочение власти Советов в Татарии. — С. 111.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]