Байрам Бегай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байрам Бегай latin yazuında])
Байрам Бегай
Албания президенты
Вазыйфага керешкән
2022 елның 22 июле
Аңа кадәр Илир Мета
Албания Кораллы көчләре
Генштабы башлыгы
Вазыйфада
2020 – 2022
Аңа кадәр Бардил Колчаку
Дәвамчысы Арбен Кингжи
Шәхси мәгълүмат
Туган 20 март 1967(1967-03-20) (57 яшь)
Албания, Тирана өлкәсе[d], Ррогожине[d]
Сәяси фирка фиркасез
Белем Тирана медицина университеты[d]

Байрам Бегай (алб. Bajram Begaj, 1967 елның 20 марты, Албания Халык Республикасы, Тирана өлкәсе, Ррогожине) ― Албаниянең дәүләт, хәрби һәм сәяси эшлеклесе. 2022 елда Албания президенты итеп сайланган. 2022 елның 24 июлендә вазыйфасына керешкән[1].

2020 елның июленнән 2022 елның июнь аена кадәр Албания Кораллы көчләренең[d] Генераль штабы башлыгы вазыйфасын башкара[2][3][4]. 2022 елның 3 июнендә Президент сайлауларының[d] дүртенче турында идарә итүче Социалистик партия[d] тарафыннан рәсми рәвештә кандидат итеп күрсәтелә. Вазыйфасына керешкәч, Албания тарихында Әхмәт Зогу, Рәмиз Әлия, Альфред Мойсиу һәм Буяр Нишанидан соң хәрби үткәне булган бишенче президент була[5].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илһам Әлиев (с) һәм Байрам Бегай

1967 елның 20 мартында Ррогожине[d] шәһәрендә туган. 1989 елда Тирана медицина университетын[d] тәмамлаган. 1998 елда хәрби табиб булып эшли башлаган. Доктор дәрәҗәсенә, медицина өлкәсендә «доцент» исеменә ия. Өйләнгән һәм ике улы бар.

31 еллык хәрби карьерасы чорында күп санлы уку семинарларында катнаша, куркынычсызлык һәм оборона буенча курслар үтә, Югары дипломнан соң белем бирү медицина мәктәбен тәмамлый, гастрогепатология буенча дипломнан соң белгечлек, менеджмент курслары һәм Америка Кушма Штатларында стратегик медицина лидерлыгы курсын, медицинаның махсуслаштырылган курсын һәм Грециядә сәламәтлек саклау курсын үтә.

Төрле хәрби вазифалар башкара, шул исәптән: Тирана хәрби госпиталенең хәрби-медицина бүлеге башлыгы, директор урынбасары, директоры, санитар инспекция директоры һ. б. 2020 елның июлендә Албания Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы итеп билгеләнә һәм шул ук айда вазыйфага керешә[6].

2022 елның 4 июнендә Албания парламенты[d] тарафыннан 78 «уңай», 4 «каршы» тавыш һәм 1 тавыш бирүдән тыелып калучы белән президент вазыйфасына сайлана. Оппозициядән 57 депутат, кандидатлар тәкъдим итү процессы законсыз дип исәпләп, тавыш бирүгә бойкот белдерә. Илир Метаны алмаштыра һәм 2022 елның 24 июлендә вазыйфага керешә[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]