Богдо-Баскынчак тыюлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Богдо-Баскынчак тыюлыгы latin yazuında])
Богдо

Богдо-Баскунчак тыюлыгыӘстерхан өлкәсендә Ахтуба районында Баскынчак күле һәм Зур Богдо күлләре тирәсендә Россия дәүләт табигать тыюлыгы, Казахстан һәм Россия дәүләт чигеннән якын урнашкан. Ике аерым кластердан тора: «Богдо тавы һәм Баскынчак күлләре тирәләре» (16 483 га) һәм «Яшел бакча» (1995 га).[1] Россия Федерациясендә иң яңа тыюлыкларның берсе: 1997 елның 18 ноябрендә нигезләнгән булган. Вәкаләт офисы Ахтуба шәһәрендә урнашкан (Мелиораторлар урамы, 19).

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баскынчак күле тозы

Тыюлык территориясендә һәм аның янында Әстерхан өлкәсенең уникаль объектлар урнашкан:

  • Зур Богдо тавы,
  • «Яшел бакча»,
  • Шарбулак ызаны,
  • карст кырлары,
  • бүрәнкәләр,
  • мәгарәләр.

Тыюлык территориясе тозлы Баскынчак күленә янәшә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда Әстерхан өлкәсенең хакимиятенең башы 25.11.93 елдан № 196 карары белән создан «Богдо-Баскынчак» (мәйданы 53 700 га) дәүләт табигать заказнигы оештырылган. 1997 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 18.11.97 елдан № 1445 карары белән гомуми мәйданы 18478 га булган «Богдо-Баскынчак» Дәүләт табигать тыюлыгы корылган булган. Ул шул ук исемле дәүләт табигать заказнигының җирләре өлешләрендә оештырылган булган. Яңа оештырылган тыюлык составына «Зур Богдо Тавы», «Урочище Шарбулак Ызаны» һәм «Яшел бакча» табигать һәйкәлләре территорияләре кертелеп, алардан табигать һәйкәлләре статусы алынган булган. Шулай итеп Баскынчак күле тирәләрендә ике аеруча сакланган табигать территория бар: 1) мәйданы 32801,3 га булган комплекс профильле төбәк әһәмиятенә ия «Богдо-Баскынчак» дәүләт табигать дәүләт заказнигы. Дәүләт заказнигы территориясе хәзерге вакытта өлкә буйсынуы махсус сагы көчләре тарафыннан саклана һәм 2) мәйданы 18 478 га булган федераль әһәмияткә ия Государственный природный заповедник «Богдо-Баскынчак» дәүләт табигать тыюлыгы.

Тыюлыкны барлыкка китерү максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Җырлаучы кыя» өлеше

Тыюлык ярым-дала җәмәгатьләре һәм Россиядә иң эре агым чыгусыз тозлы күлләрнең уникаль Баскынчак күлен саклау өчен барлыкка китерелгән булган. Шулай ук Зур Богдо тавы (диңгез дәрәҗәсе өстеннән 149,6 м) саклана, ул Каспий буе түбәнлегенең иң югары ноктасы булып тора. «Яшел бакча» мәйданчыгы Каспий яны ярым-чүлләрендә урман үсемлегенең ярым-культуралы оазисын саклап тора. Биредә Себер төньягыннан кышлауга кошларның әһәмиятле миграция юлы уза. Тыюлыкның флорасы сирәк төрләр белән бай – Шренк һәм Биберштейн лаләләре, Талиев күкчәчәге, Гельм шартлавыгы. Үсемлек капланышы кыяклылар һәм эфемерлар катнашы белән ак әремле, кара әремле һәм тозлак үләнле җәмәгатьләрдән гыйбарәт. Шөлди-ходулочник һәм шилоклювка, торна-красавкаларның оя коруына шәһадәтләр бар; кыр кәҗәсе очрый.

Баскынчак мәгарәсе

Зур Богдо районында карст яхшы үсеш алган, 30 мәгарә турында мәгълүм, иң зурысы 1,5 км озынлыкта.

Тыюлыкның флора һәм фаунасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фауна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дала бөркете

Тыюлыкта 47 төр имезүчеләр.Элек территория кыр кәҗәләренең миграция юлының өлеше булган. Браконьерларга күрә сан нык кимегән. Тыюлык фаунасында сыйныф вәкилләре:

Ак койрыклы диңгез бөркете.

Тыюлык фаунасында Әстерхан өлкәсенең Кызыл китабына кертелгән 30 кош бар. 22 төр Россиянең Кызыл китабына кертелгән, шуларның 9-ы — Халыкара Табигать Саклау Союзының Кызыл китабына:

Тыюлык территориясендә Россия Кызыл китабына кертелгән бердәнбер имезүчеләр төре очрый — перевязка, Россиянең көньяк төбәкләрендә таралган кечкенә ерткыч җанвар. Зур Богдо Тавы — Россиядә чыелдык геккончыкның (Alsophylax pipiens) бердәнбер яшәү урыны булып тора.

Флора[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геснер лаләсе

Богдо-Баскынчак тыюлыгы территориясендә 507 төр югары үсемлек теркәлгән. Алар 260 төргә һәм 72 семьялыкка карый. Иң күп семьялыклар булып:

Бу район флорасының хасияте булып күп сирәк һәм таралу чигендә булган үсемлекләрнең булуы тора. Аларның күпчелек өлеше реликт һәм эндемик булып тора. Бу беренче чиратта Каспий түбәнлегенең якын ятучы тигезлекнең Хвалын диңгезе (8-12 тыс. лет назад) сулары белән батырылуы вакытында Зур Богдо тавының шактый эре утрау булып калуына бәйле, анда элеккеге флора һәм фауна калдыклары сакланып калган. Реликт ареалы булган һәм Россия территориясендә бары тик Зур Богдо тавында очрый торган үсемлекләргә түбәндәгеләр карый:

  • Бераз чәнечкеле эверсмания (Eversmannia subspinosa),
  • Кайма-яфраклы козлобородник (Tragopogon marginifolius),
  • Туры ике җимешлек (Diptychocarpus strictus),
  • Сызыклы коэльпиния (Koelpinia linearis).

Регрессиядән кайбер төр үсемлекләр Зур Богдо тавыннан "төшкәннәр" һәм тау янындагы территория янында үсә башлаганнар, болар:

  • Индер суганы (Allium inderiense),
  • Куыклы двучленник (Diarthron vesiculosum),
  • Четверозубец четырехрогий (Tetracme quadricornis),
  • Эре җимешле крупноплодник (Megacarpaea megalocarpa),
  • Татар рәваҗы (Rheum tataricum),
  • Кече бака яфрагы (Plantago minuta).

Тыюлык планетаның башка почмакларында сирәк булган күп сан үсемлек һәм хайваннарның табигый саклау урыны булып тора. "Богдо-Баскынчак" тыюлыгы территориясендә үскән 31 төр үсемлек Әстерхан өлкәсенең Кызыл китабына кертелгән һәм 3 төр - Россиянең Кызыл китабына:

  • Шренк лаләсе (Tulipa schrenkii),
  • Җете кызыл испәрәк (Delphinium puniceum),
  • Каурыйлы кылган (Stipa pennata).
Зур Богдо Тавы. Шарбулак ызаныннан күренеш.

Кинематограф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан өлкәсенең «Богдо-Баскынчак» табигый заказнигы территориясендә түбәндәге фильмнар төшерелгән булган:

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Богдинско-Баскунчакский Заповедник

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]