Борис Ивановский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Ивановский latin yazuında])
Борис Ивановский
Туган телдә исем Бори́с Алекса́ндрович Ивано́вский
Туган 24 июль 1890(1890-07-24)
Слободской, Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 май 1941(1941-05-16) (50 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Казан Император университеты
Һөнәре табиб, университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: профессор

Борис Ивановский ( 1890 - 1941 ) - совет табибы, укытучы, профессор, физик культура хезмәткәре[1].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бори́с Алекса́ндрович Ивано́вский 1890 елның 24 июлендә Вятка өлкәсенең Слабутски (рус.Слободской) шәһәрендә туган. 1914 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, фронтка китә. Башта кече табиб, аннары кыр госпиталендә ординатор була. Сугышта ул газ белән агулана, шуннан соң, сәламәтлеген ныгыту гел Мюллер системасыннан файдалана, Анохинның ирекле гимнастикасы һәм хатха-йога системасы белән шөгыльләнә. Октябрь революциясеннән соң, Кызыл Армиянең Кызыл Армиянең Баш санитар идарәсендә хезмәт итә. Гражданнар сугышы фронтларында хәрби-санитар эшне оештыруда катнаша.

Сугыштан соң физик культураны һәм спортны пропагандалауга зур өлеш кертә. 1922 елда ул "Физик культура турында" брошюра чыгара.

Бори́с Ивано́вский 1923 елның гыйнварында ул СССР Халык Сәламәтлек Комиссариатына күчә, һәм анда физик тәрбияне сәламәтлек саклау практикасына кертү өстендә эшли. Бер үк вакытта 1924 елның октябреннән ул Дәүләт физик культура институтында эшли. Монда аның фәнни җитәкчесе В. В. Гориневский була.

Бори́с Алекса́ндрович Ивано́вский - «Врачебный контроль над физическим развитием» китабы авторы.

1931 елда аның инициативасы буенча СССР медицина белеме системасында табибларны камилләштерү Үзәк институтының беренче физкультура кафедрасы оештырыла. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ун ел буе бу бүлекне җитәкли.

Ул 1941 елның 16 маенда Мәскәүдә үлгән, Донской зиратында күмелгән. [2]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССРда беренче булып физик тәрбиядә табиб контроле темасы белән шөгыльләнә. Аның бу өлкәгә багышланган 100 дән артык фәнни хезмәте бар. Ул беренчеләрдән булып сәламәт кешенең тәнен өйрәнү кирәклегенә игътибарны җәлеп итте. Бер хезмәтендә ул болай дип язган:

«Как это ни кажется странным, больной организм изучен гораздо лучше, чем здоровый. На изучение здорового организма, на физиологию труда и быта, на деятельность организма под влиянием ежедневной обычной работы, отдыха и т. п. обращалось до последнего времени гораздо меньше внимания, чем на изучение организма больного.»[1]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бокс как физическое упражнение, Изв. физ. культ., № 23-24, с. 10, 1926
  • Задачи и методы врачебно-педагогического контроля в школах 1 и 2 ступени, Теор. и практ. физ. культ., №2, с. 41, 1927
  • Научно-врачебный контроль над физическим развитием, М., 1927
  • Здоровье и физическое развитие студенчества и задачи его физического воспитания, там же, № 6, с. 11, 1928
  • Врачебный контроль над физической культурой, М., 1935.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Проф. Б. А. Ивановский (к 25-летию врачебной, научно-педагогической и общественной деятельности), в кн.: Леч. физкульт. в клин., под ред. Н. П. Крылова, в. 9, с. 5, М., 1941.
  • Большая Медицинская Энциклопедия, под редакцией Петровского Б.В., 3-е издание

Искәрмәләр (үзгәртү)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Борис Александрович Ивановский, archived from the original on 2021-10-05, retrieved 2021-12-10 
  2. https://lfk.sportedu.ru/sites/lfk.sportedu.ru/files/ivanova_ivanovskiy_k_130_letiyu_so_dnya_rozhdeniya.pdf/(үле сылтама) К 130-ЛЕТИЮ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ ПРОФЕССОРА Б.А. ИВАНОВСКОГО]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]