Бәхәс:Сәләй Вагыйзов музее

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләй Вагыйзов музее latin yazuında])

Сәләй Гатат улы Вәгыйзов музее Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуган авылында 2016 елның 18 ноябрьда ачыла.Сәләй Гатат улы Вәгыйзов "Әлифба" китабынын авторы,татар мәгарифен үстерүгә бәяләп бетергесез зур хезмәт керткән танылган шәхес. С.Вәгыйзовның йорт-музейын ачу инициаторы , проект авторы hәм башкарып чыгучы булып Нурания Минсәхи кызы Абзалова булды. Нурания Абзалова Байтуган авылы кызы, туган авылында 41 ел фельдшер вазифасын үтәп лаеклы ялга чыккан, күп санлы Мактаунамәләр белән бүләкләнгән:Самара өлкәсенең hәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыклары тарафыннан, "Ел профессионалы" бәйгесендә "Самар өлкәсенең иң яхшы фельдшеры" номинациясе лауреаты, "Халык тануы" конкурсында "Иң яхшы земство фельдшеры" номинациясе лауреаты.2020 елда аңа "Самар өлкәсенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" исеме бирелә.Милләтебез алдында олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф- гадәтләрен саклап калуда зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән "Рәхмәт хаты" белән билгеләнгән, "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен" "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медале бирелгән.2021 нче елда Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның йорт-музееның 5 еллык юбилее булды, кыска вакыт эчендә музей, Россиянең 28 регионыннан, 7228 кунак кабул итте, бу цифра көннән-көн арта бара. 2021 елда үткәрелгән "Иң яхшы туган якны өйрәнү музее" исемле, Беренче Бөтендөнья бәйгесендә , Сәләй Гатат Вәгыйзовның йорт- музее " Мемориаль музей" номинациясендә беренче урынга лаек булды.


«Татар 4.0 - 2022» вики-марафоны мәкаләләрен бәяләү җәдвәле[вики-текстны үзгәртү]

«Татар 4.0 - 2022» бәйгесе чикләрендә булдырылган мәкаләне бәяләү җәдвәле:

# Критерий күрсәткеч +/*
1 Кереш өлеше: Феноменның әһәмиятлелеген һәм асылын кыскача ачыклаучы кереш бүлеге (калганын укымасам, нәрсә белүем җитә, юк - бар - темага юлны ача - җитәрлек аңлата) 2 +
2 Мәгълүмати калыплар: {{УК}} яки тематик карточкасы, {{Тышкы сылтамалар}}, {{Бу темага Татнетта}}, башка төр навигацион калыплар 1 +
3 Тексттагы вики-сылтамалар: Мәкаләдән башкаларга вики-сылтамалар урнаштырылган (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 2 +
4 Мәкалә сурәтләнгән 3 +
5 Чыганаклар: Мәгълүматны тикшереп алу өчен бәйсез чыганакларга искәрмәләр, сылтамалар, аларның күләме, табу җиңеллеге һәм абруйлылык дәрәҗәсе 0 +
6 Төркемләү төгәллеге 2 +
7 Мәкалә структурасы: Стандарт бүлекләре барлыгы, детальлелеге 1 +
8 Татар фәнен һәм чыганакларын популярлаштыру: ТР ФАнең татар институтлары, Татмедиа, Бөтендөнья татарлар конгрессы басмалары һәм башка татар телле сайтлары мәкаләләренә, Викимәгълүмат элементында — «Tatarica» энциклопедиясенең бәйле татар/рус версияләренә сылтама урнаштыру 0 +
9 Татар теле һәм стиль: Белешмә-энциклопедик стильдә, нейтраль караштан, лексика сайлавы. 3 +
10 Текст күләме: (Стандарт, 6000+, 9000+, 12000+) 0 +
11 Викимәгълүмат: ясалма интеллект аңларлык элементы татарчалаштырылган: (0/Тамгасы/Тасвирламасы/Синонимнары) 0 +
12 Викимәгълүмат: элементы фактлар белән тутырылган: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
13 Викимәгълүмат: элемент чыганаклар белән дәлилләнгән: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
14 Википедия:Бирегә нәрсә сылтый: Мәкалә Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) 2 *
15 Википедия:Таләп ителгән көч: Тулыландыру (1), тәрҗемә юлы белән булдырылган яңа мәкалә (2) яки чыганаклар буенча язылган яңа мәкалә (3) - Мәкалә тарихыннан һәм вики-ара тикшерү белән билгеләнә. 3 *
16 Викимәгълүмат:Бирегә нәрсә сылтый: Элемент Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) 1 *
Нәтиҗә: ([1]+[2]+[3]+[4]+[5]+[6]+[7]+[8]+[9]+[10]+[11]+[12]+[13])*[14]*[15]*[16]= 84

Казый --frhdkazan (бәхәс) 25 апр 2022, 09:46 (UTC)[җавап бирергә]