Вакытны буйсындырган кыз
The Girl Who Leapt Through Time, Вакытны буйсындырган кыз (時をかける少女 Токи о какэру Сё:дзё) — Madhouse студиясе тарафыннан төшерелгән аниме. Япония кинотеатрларына 2006 елның 15 июлендә чыкты.
Режиссёр – Мамору Хосода, сценарист – Сатоко Окудера, продюсерлар – Такаси Ватанабэ, Юитиро Сайто, композитор – Киёси Ёсида.
[үзгәртү] Сюжет
Макото начар көн кичерә: контроль эшен начар яза, дәрестә янгын чыгарды, тәнәфестә аның өстенә югары сыйныф укучысы төште. Дәоесләрдән соң ул, кизү торучы буларак кәгазьләрне илткәндә лаборатория бүлмәсендә мәтәлде. Һәм көн азагында Макотоның велосипедында тормозлар эшләми башлады, һәм иң куркынычлысы – поезд алдында.
Ниндидер могҗиза белән, ул вакыт өчендә бер адым артка ясый һәм ул артка сикерә алганың аңлый. Ләкин соңарак бу башкаларга негатив рәвештә тәэссир иткәнен аңлый...
[үзгәртү] Бүләкләр
Tokyo Anime Awards җиңүчесе:
- Елның иң яхшы аниме-фильмы.
- Иң яхшы хикәя.
- Режиссер премиясе.
- Иң яхшы сценарий.
[үзгәртү] Сылтамалар
- Рәсми сайт(яп.)
- Француз рәсми сайты(фр.)
