Виктор Ельцов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Ельцов latin yazuında])
Виктор Ельцов
Туган 1 сентябрь 1951(1951-09-01)[1] (72 яшь)
Лаеш, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия


Виктор Николаевич Ельцов (1951 елның 1 сентябре, Лаеш, Татарстан АССР, ССРБ) — дәүләт эшлеклесе, дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Ельцов 1951 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Лаеш бистәсендә туа. 1958 елда Казан инженер-төзелеш институтына укырга керә, 1973 елда аны «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча, «инженер-төзүче» квалификациясе белән тәмамлый[3].

1990—1993 елларда Россия Федерациясе халык депутаты итеп сайлана. РФ Югары Советының икътисадый реформа һәм милек мәсьәләләре комитеты әгъзасы, мандат комиссиясе әгъзасы, «Сәнәгать берлеге» фракциясе составына керә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.

2003 елның 7 декабрендә дүртенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Бердәм» һәм «Ватан» — «Бердәм Россия» сайлау берләшмәсенең федераль исемлеге буенча сайланган, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Сәнәгать, төзелеш һәм фән сыйдырышлы технологияләр комитеты әгъзасы.

2008 елның мартыннан — Россия Федерациясе дәүләт чиген төзекләндерү буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.biografija.ru/biography/elcov-viktor-nikolaevich.htm
  2. Состав Государственной Думы четвертого созыва. Государственная Дума.
  3. Ельцов Виктор Николаевич 2022 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган. Музей истории КГАСУ