Владимир Франц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Владимир Франц

чех. Vladimír Franz
Һөнәре рәссам, композитор, мөгаллим
Туу датасы 25 май 1959(1959-05-25) (55 яшь)
Туу җире Прага
Ватандашлыгы Чехия
Сайт franz.wz.cz
Башка мәгълүмат Vladimír Franz

Владимир Франц (чех. Vladimír Franz) — чех рәссамы, композиторы, Прага сәнгать академиясе мөгаллиме, публицист[1]

2013 елда Чехия президенты сайлауларында рәсми кандидат.[2][3][4].

Биография[үзгәртү]

Владимир Франц

1959 елның 25 маенда Prague coat of arms.png Прагада инженер-электрик һәм медицина туташы гаиләсендә туа.

Карлов университетында юридик факультет тәмамлый. Тик беркайчан да юридик эш белән шөгыльләнми, гелсәнгатькә тартыла. 80нче елларда «Кытка» театрын оештыручылардан була.

1996—2000 елларда академик сенат рәисе була. 2000 елдан - профессор[5]. Бүгенге көндә театр факультеты укытучысы.

Алты тапкыр (1998, 2000, 2002, 2005, 2006, 2007) Альфред Радок (инг. Alfred Radok Awards) премиясе иясе була[6].

Францның тәне 90 %ка татуировка һәм пирсинг белән капланган. Халыкта ул «Фантомас» яки «Аватар» булып танылган[7].

2013 елгы Чхия президенты сайлауларныда катнашмакчы була, әмма тиешле тавыш җыя алмыйча, беренче турда ук төшеп кала. Аның сайлау алды программасы яшьләргә исәпләнгән була, сайлау алдыннан ул марихуананы легальләштерергә сүз биргән була[7].

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]