Вәкил Җәләлетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәкил Җәләлетдинов latin yazuında])
Вәкил Җәләлетдинов
Туган 27 октябрь 1955(1955-10-27) (68 яшь)
Аргаяш районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәре музыкачы

Җәләлетдинов Вәкил Әхәр улы (27 октябрь 1955 ел) — җырчы (баритон). 1984 елдан хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада, 1986-2009 елларда музыкаль-әдәби лекторий солисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (2002). Газиз Әлмөхәмәтов исемендәге призга Республика яшь җырчылар бәйгесе лауреаты (1979).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәкил Әхәр улы Җәләлетдинов 1955 елның 27 октябрендә Чиләбе өлкәсе Аргаяш районының Колый авылында туган. 1984 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлеген (Б. Н. Вәлиева классы) тәмамлый.

Институтны тәмамлаганнан соң Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада, 1986-2009 елларда музыкаль-әдәби лекторий солисты булып эшли.

Җиңел тембрлы йомшак тавышка ия. Башкару алымы тәэсирле булуы һәм сәнгатьле образны бар нечкәлегендә тапшыра алу сәләте белән аерылып тора. Репертуарында Н. А. Римский-Корсаков, П. И. Чайковский, Дж. Верди операларыннан, И. Кальман, И. Штраус оперетталарыннан арияләр, ватан һәм чит ил композиторларының вокаль әсәрләре, башкорт халык җырлары. А. Х. Габдрахманов, Ф. М. Гафуров, Н. Ә. Даутов, З. Г. Исмәгыйлев, А. К. Кәримов, Р. Х. Сәхәветдинова, Р. М. Хәсәнов һәм башка композиторларның вокаль циклларын, романсларын һәм җырларын тәүге башкаручы.

Башкорт эстрада җырлары: «Бердәнберем-газиз җирем, «Бәхет җыры», «Мәңге балкы, Башкортстан», «Сугышта югалган солдатлар», «Бирмибез утка», «Матур икән бу дөньялар» һәм башкорт халык җырларын аһәңле итеп башкара. Россия, Алмания, Казакъстан буйлап гастрольләрдә була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2002)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995)
  • Газиз Әлмөхәмәтов исемендәге призга Республика яшь җырчылар бәйгесе лауреаты (Уфа, 1979)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]