Гидралар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Feathery.jpg

Ги́дралар (Hydrida) - чагучылар яки эчәккуышлылар тибындагы умырткасыз хайваннар отряды. 10 лап төре мәгълүм. Татарстан территориясендә өч төре бар; һәр җирдә очрый. Ялгыз тереклек итүчеләр, скелетсыз полиплар, хәрәкәт итә ала торганнар. Ара-тирә вакытлы колонияләр тәшкил итәләр.

Гәүдәләре 1-3 см озынлыкта, озынча яки капчыксыман. Полипның конуссыман авыз читендә 6-8 куыш кармавычы бар. Кармавычлар саны һәм озынлыгы гәүдә озынлыгына бәйле. Бүленеп тә, җенси юл белән дә үрчиләр. Гермафродитлар һәм аерым җенеслеләре була. Җенси юл белән көзен үрчиләр, аталанган күкәйләр нык тышча белән каплана һәм кышлый. Аталанганнан соң гидралар үлә, ә язын күкәйләрдән яңа буын чыга. Дафнияләр, циклоплар, бөҗәкләрнең вак личинкалары, суалчаннар белән тукланалар. Кармавычлар кагылганда агулы капсулалар (типның үзенчәлекле билгесе) корбанның хәрәкәтләнүен туктата, аннан соң кармавычлар аны авызга таба юнәлтә. Гадәттә, гидралар - күл, буа, су үсемлекләре (элодея, мөгезъяфрак, су кәбестәсе) белән капланган елга буйларында табаннары белән берегеп яшиләр. Гаять киң таралган төре - гади гидра (Hydra vulgaris). Гәүдәсенең арткы өлешендә урнашкан сабакчыгы белән башкалардан аерылып торган сабаклы гидра (Pelmatohydra oligactis) һәм бер күзәнәкле хлорелла суүсеме белән симбиозда яшәүче яшел гидра (Chlorohydra viridissima) төре сирәк очрый.

Лаборатор тәҗрибәләр һәм практикумнар объекты. Әйләнә-тирә мохиттә индикатор буларак та кулланылырга мөмкиннәр.

Чыганаклар[үзгәртү]