Дала розасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дала розасы latin yazuında])
Дала розасы
Халыкара фәнни исем Lavatera L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Malveae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 49(2)[d]

 Дала розасы Викиҗыентыкта

Дала розасы, хатьма (лат. Lavatera) – тырнакгөлчәләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр, сирәк кенә куаклар ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

30 га якын төре билгеле, күбесенчә Урта диңгез буенда таралган.

Lavatera

Татарстан территориясендә Тюрингия розасы (L. thuringiaca) сирәк кенә барлык районнарда да очрый. Далалы болыннарда, сөзәклекләрдә, урман буйларында, куаклыкларда үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

60-150 см биеклектәге, төкчәле, соргылт яшел күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, эре, өчәрле яки бишәрле калаксыман, сабакчыл. Чәчәкләре зур, ике җенесле, алсу, уентылы таҗ яфракчыклы, берәрләп яфрак куентыгына урнашкан. Җимеше 20-25 орлыктан тора. Июнь-августта чәчәк ата. Июльдән җимеш бирә башлый.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамырларында – лайла, яфракларында алкалоидлар, С витамины бар.

Дала розасы тамырларыннан ясалган төнәтмә йомшарткыч һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Яңа җыелып вакланган яфракларын сызлавыкларга, җәрәхәтләргә ябалар.

Декоратив, баллы үсемлек.

Йорт яны һәм башка бакчаларда өч айлык дала розасы (L. trimestris) декоратив үсемлек буларак үстерелә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]