Дангһьянг Ниратһа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дангһьянг Ниратһа latin yazuında])
Иң Олы Илаһка Ачинтьяга Падмасана буш тәхетен тәкъдим итү көнбатыштан Ява аша Дианг Хьянг Ниратһа тарафыннан алып барылган Шайвит реформация хәрәкәтенең нәтиҗәсе булган.[1]

Дангһьянг Ниратһа, шулай ук Педанда Шакти Ваву Рауһ буларак мәгълүм, 16-ынчы гасырда Балида Шайвит дин әһеле һәм Һинд дине сәяхәтчесе булган. Ул Балида Шайвит каһинлегенең нигезләүчесе булган.[2]

Иртә тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ниратһа Балига 1537 елда Гелгел патшасы Далем Батуренггонгның киңәшчесе булыр өчен килгән. Ул гаиләсе белән шул елны бераз элегрәк Бламбанган, Ява патша сарай яныннан киткән, чөнки аның яклаучысының хатыннарының берсе аңа гашыйк булган. Кайбер риваятьләрдә расланганча ул Явадан Балига кабак өстендә сәяхәт иткән, бу кайбер Бали Браминнарына кабак ашауга табу китереп чыгарган.[3]

Килгәннән соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балига килгәннән соң, ул Патша Далем Батуренггонг сарай янына килгән. Моңа кадәр елларда Балида күп чума булган һәм Нирартһа патшага башыннан чәчен тәкъдим итеп, ул газапланулардан арындырачак дип раслаган. Бу чәч гыйбадәтханәдә урнаштырылган булган, ул Балида популяр Шайвит дини сәфәр кылу урыны булган.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нирартха Бали Һинд дине гыйбадәтханәләрендә падмасана архитектурасының барлыкка китерүчесе булган. Бу гыйбадәтханәләр тугърылар тарафыннан иң олы Шиваның чагылышы дип танылган булган.[4] Бали ярларында гыйбадәтханәләр Нирартһа сәяхәтләре вакытында уникегә кадәр арткан.[5]

Дини эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нирартһа Бали Һинд диненә яңа мода керткән. Ул Индонезиядә мокша фикеренең алга сөрүчесе булган. Ул Шайвит каһинлеген нигезләгән, ул хәзер Балида бөтен җирдә һәм хәзер барлык Шайвит Педандаларның бабасы дип таныла.[2]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bali and Lombok, p.46-47, 2001, Dorling Kindersley Limited, London [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-7566-2878-9]]
  2. 2,0 2,1 Pringle, p 65
  3. Of Temples and Dragons 2007 елның 8 октябрь көнендә архивланган. Bali Plus
  4. Kotamadya Denpasar 2021 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. Bali Paradise
  5. Калып:In lang Sekelumit Sejarah dan Cara Sembahyang 2007 елның 11 сентябрь көнендә архивланган. Bali Post 8 July 2007

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Pringle,Robert. (2004) A Short History of Bali: Indonesia's Hindu Realm. Crows Nest, NSW: Allan & Unwin [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-86508-863-3]].
  • Hinduism and Islam in Indonesia: Bali and the Pasisir World Indonesia, Vol. 44. (Oct., 1987), pp. 30–58.