Ява

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Я́ва — Индонезия өлешенә кергән утрау (Индонезия башкаласы – Җакарта, Явада урнашкан). Мәйданы – 132 мең км². Көнбатыштан көнчыгышка 1000 км га кадәр сузылган, аның 30% мәйданын джунглилар алып тора.Ява административ регионына керә.

Ява — дөньядагы иң күп кешеле утрау (124 млн кеше, 2005), халык тыгызлыгы – 979 кеше/км². Иң күп таралган телләр — ява һәм индонезия телләре.

Явада 120 вулкан урнашкан, шуларның 30 эшли торган. [1]

Утрауда кофеның иң билгеле сортларыннан берсе – Копи Лювакны үстерәләр.

Явада Индонезиянең иң истәлекле урыны — Боробудур храмы урнашкан. Буддистларның бу корылмасы буддист космологиясенең моделе булып тора. Храм ЮНЕСКОның иң мөһим архитектур-тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән.

Яваның физик харитасы



Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: