Жан-Поль Готье

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жан-Поль Готье latin yazuında])
Жан-Поль Готье
Туган телдә исем фр. Jean-Paul Goutier
Туган 24 апрель 1952(1952-04-24)[1][2][3][…] (71 яшь)
Банье (О-де-Сен), Сена[d], Франция
Ватандашлыгы  Франция[1]
Әлма-матер Brooks Institute[d]
Һөнәре гранд-кутюрье, кәчтүмче, эшмәкәр, модельер, дизайнер украшений
Эш бирүче Hermès[d]

 Жан-Поль Готье Викиҗыентыкта

Жан-Поль Готье (фр. Jean-Paul Gaultier; 24 апрель 1952 ел) — француз модельеры, 1980 нче һәм 1990 нчы елларның «югары» модасын билгеләүче, үз мода йортының һәм Jean Paul Gaultier S.A. компаниясенең президенты.

Биографиясе һәм карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге заман модельерлар арасында махсус белеме булмаган сирәкләрнең берсе; Готье яшь чагында Париж кутюрьеларына үз сызмаларын җибәреп тора, шулай итеп, 18 яшендә Пьер Карденның мода йортына эшкә алына. 1976 елда үзенең тәүге коллекциясен эшли, 1981 елда аңа танылу китергән һәм фирма стиле булып киткән провокацион стильне иҗат итә.

Готье гей булуын яшерми. Париж бистәләрендәге урамнарда күргәннәре белән рухланып, модельер югары француз модасының l'enfant terrible (фр. тыңлаусыз, иркә бала) . Ул тельняшкалы һәм килтта йөри, ир-ат модельләрне хатын-кыз киеменә киендерә, пирсинглы эпатаж модельләргә өстенлек бирә. Панк-могҗиза Нина Хаген белән эшли.

Җырчы Мадоннаның 1990 елгы дөнья турнесы өчен эшләнгән бюстгальтерлы корсет Готьеның иң шаккатыргыч иҗат җимешләренең берсе булып тора. Модельер шулай ук җырчы Мэрилин Мэнсон, 1998 һәм 2014 елгы Евровидение җыр конкурсы җиңүчеләре Данә Интернешнл һәм Кончита Вурст (соңгысы шулай ук 2014-2015 е. көзге-кышкы коллекция күргәзмәсендә «кәләш күлмәген» тәкъдим итә) өчен сәхнә киемнәре тегә.

Готье кино өчен костюмнар иҗат итә, Педро Альмадовар («Кика»), Питер Гринуэй («Пешекче, бур, аның катыны һәм хатынының сөйгәне»), Люк Бессон («Бишенче элемент»), Жан-Пьер Жене һәм Марк Каро («Югалтылган балалар каласы») кебек режиссерлар белән хезмәттәшлек итә.

Хореограф Анжелен <a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BD%D0%B6%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD_%D0%9F%D1%80%D0%B5%D0%BB%D1%8C%D0%B6%D0%BE%D0%BA%D0%B0%D0%B6(үле сылтама)" rel="mw:ExtLink" title="Анжелен Прельжокаж" class="new cx-link" data-linkid="103">Прельжокажның</a> «Белоснежка» (2008, 2009 экранлаштырыла) балеты өчен костюмнар иҗат итә.

Җырчы Милен Фармер өчен сәхнә киемнәре тегә, (2009 һәм 2013 елгы турлары өчен). 2011 елда Милен «кутюрның» 2011-2012 елның көзге-кышкы дефилесын «кәләш» күлмәгендәге чыгышы белән тәмамлый, бу тамаша «Аккош күле» балетына һәм «Кара аккош» фильмына багышлана[4]. MTV каналында автор программасын алып бара.

1993 елда үз парфюмерия линиясен ача. 2003 елда Париждагы Hermès мода йортының директоры булып китә. Шул ук елда Hermès Jean Paul Gaultier S.A. компаниясенең 30 % ала, ә берничә елдан Готье бу фирмадагы өлешен 45 %-ка җиткерә[5]. Hermèsта җиде ел эшләгәч, Готье 2010 елның маенда бу эштән китә, үз бизнесын үстерергә була. Аннары җитәкче вазифасын Hermèsта хатын-кыз киеме линиясен эшләгән, ә аңа кадәр Lacoste компаниясенең баш дизайнеры булган Кристоф Лемэр били.

2010 елның 21 июлендә Жан-Поль Готье үзенең Мода йортының һәм Jean Paul Gaultier S.A. компаниясенең президенты дип игълан ителә. Менеджмент өчен җавап биргән бу вазифада ул Вероник Готьены (модельерга туган түгел) алмаштыра.

Модельер исемен йөрткән парфюмерия Puig испан компаниясе — Готье Мода йортының мажоритар акционеры — тарафыннан чыгарыла.

Хәйриялек эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда Нью-Йорктагы Метрополитен музеенда «Итәкле ирләр» дигән күргәзмәне үткәрергә ярдәм итә[4].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 елда Готье «Fashion Group International премиясенә лаек була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]