Иван Кяйвяряйнен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Кяйвяряйнен latin yazuında])
Иван Кяйвяряйнен
Туган 30 июнь 1912(1912-06-30)
Үлгән 7 октябрь 1996(1996-10-07) (84 яшь)
Петрозаводск
Һөнәре галим

Иван Иван улы Кяйвяряйнен (1912 елның 30 июне1996 елның 7 октябре, Петрозаводск) — галим-тарихчы, тарих фәннәре докторы. КАССРның атказанган фән эшлеклесе (1965).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крестьян гаиләсендә туган. 1928—1930 елларда Карелия һәм Ленинград өлкәсе мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. 1934 елда Ленинград педагогия институтын тәмамлаган.

1934—1936 елларда Карелия дәүләт педагогия институтының (хәзерге Карелия дәүләт педагогия университеты) гомуми тарих кафедрасы ассистенты булган. 1937 елның сентябреннән Ленинград дәүләт университетында аспирант булып эшләгән. 1938—1939 елларда кулга алынган, аннары азат ителгән һәм акланган.

Совет-фин сугышында катнашучы. Ленинград дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлаганнан соң 1943 елдан 1989 елга кадәр Карел-Фин дәүләт университетында (1956 елдан Петрозаводск дәүләт университеты) эшләгән: гомуми тарих кафедрасы мөдире, тарих-филология факультеты деканы (1947—58 еллар), гомуми тарих кафедрасы профессоры.

22 фәнни хезмәт авторы. Россия финнистикасына нигез салучы. Петрозаводск дәүләт университетында Финляндия һәм Төньяк Европа илләре тарихын өйрәнү буенча махсуслаштыру инициаторы. Медальләр белән бүләкләнгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Такала И. Р. И. И. Кяйвяряйнен // Политическая история и историография: От античности до современности: Сб. науч. ст. / Отв. ред. Т. Г. Тюнь. Петрозаводск, 2000.   Вып. 3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]