Икенче инглиз-бур сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Икенче инглиз-бур сугышы latin yazuında])
Икенче инглиз-бур сугышы
Төп низаг: Инглиз-бур сугышлары
Дата

1899 елның 11 октябре1902 елның 31 мае

Урын

Көньяк Африка, Свазиленд

Сәбәп

Бөекбританиянең коллониаль экспансиясе

Нәтиҗә

Британ империясе җиңүе

Көндәшләр
Сәргаскәрләр
Редверс Буллер,
Фредерик Робертс,
Гораций Китченер
Пит Кронье,
Петрус Жубер,
Христиан Девет
Яклар көчләре
347,000 83,000
Югалтулар
7,894 вафат,
13,250 авырулардан вафат,
22,828 җәрәхәтләнгән,
934 югалган
9,093 вафат,
27,927 хатын-кыз һәм бала концлагерьларда вафат

Икенче инглиз-бур сугышы (нид. Tweede Boerenoorlog, афр. Tweede Vryheidsoorlog яки Tweede Boereoorlog) — 18991902 елларда Британ империясенең Көньяк Африка җөмһүриятләренә каршы оештырылган сугыш. Беренче инглиз-бур сугышыннан аермалы буларак, ул Британ империясе җиңүе белән тәмамлана. Сугышта британнар беренче тапкыр концентрацион лагерьларны кулланалар[1].

1867 елда Көньяк Африкада алмазлар табыла. Шуңа күрә Британ империясе биредә Көньяк Родезия дигән колонияне нигезли. Үзенә Трансвааль Җөмһүриятен кушу омтылышы нәтиҗәсендә исә Беренче инглиз-бур сугышы кабынып китә. Сугыш нәтиҗәсендә бурлар үз дәүләтенең бәйсезлеген яклыйлар, 1883 елда Британия аны мөстәкыйль дәүләт булып таный. 1886 елда исә Трансваальда алтын табыла. Бирегә күпләп инглизләр агыла. Дәүләтне үз кулына алу өчен оештырылган Джеймсон рейды дигән омтылыш ясала, ләкин ул уңышсыз була. Зур сугыш кабыначагы ачык була.

3 ел буенча җирле халык үз бәйсезлеге өчен көрәш алып бара. 1900 елның 13 мартында Сары Җөмһүрият башкаласы Блумфонтейн, ә 5 июнендә Трансвааль башкаласы Претория басып алынгач, алар партизан сугышын алып баралар.

1902 елның 31 маенда Претория янында урнашкан Феринихинг урынында тынычлык килешүе имзалана. Бурлар британ хакимиятен таныйлар, британнар исә аларга киң үзидарәчелекне тәкъдим итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Davenport; Saunders (2000). South Africa: A Modern History.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]