Ираклий Кобахидзе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ираклий Кобахидзе latin yazuında])
Ираклий Кобахидзе
16нчы Гөрҗистан премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2024 елның 8 феврале
Президент Саломе Зурабишвили
Аңа кадәр Ираклий Гарибашвили
Грузия хыялы — Демократик Грузия фиркасе рәисе
Вазыйфада
2021 ел – 2024 ел
Аңа кадәр Бидзина Иванишвили
Дәвамчысы Ираклий Гарибашвили
Шәхси мәгълүмат
Туган 25 сентябрь 1978(1978-09-25) (45 яшь)
ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис
Сәяси фирка Грузия хыялы — Демократик Грузия
Әти Giorgi Kobakhidze[d]
Белем Тифлис дәүләт университеты,
Дюссельдорф университеты

Ираклий Кобахидзе, Ираклий Георгиевич Кобахидзе (гөрҗ. ირაკლი გიორგის ძე კობახიძე, 1978 елның 25 сентябре, СССР, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 2024 елның 8 февраленнән Гөрҗистан Гөрҗистан премьер-министры. Элек ― Гөрҗистан парламенты рәисе (2016—2019[1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елның 25 сентябрендә Тифлистә туган. Әтисе Георгий Кобахидзе, физик һәм 1992―1999 елларда Грузия парламенты депутаты. 2000 елда Тбилиси дәүләт университетын «хокук» белгечлеге буенча тәмамлаган, 2002 елда Грузия милли Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтында философия докторы дәрәҗәсен ала. 2006 елда Дюссельдорф университетында хокук докторы дәрәҗәсен ала, Грузия университетларында лекцияләр укый һәм БМО Үсеш программасының проект-менеджеры була. Грузиядә Европа Советының стратегик чараларында эксперт сыйфатында катнаша, Кеше хокуклары һәм программалар буенча экспертлар комитеты әгъзасы.

Кобахидзе «Грузия хыялы «–» Демократик Грузия» партиясенә 2015 елның гыйнварында керә, башкарма секретарь вазыйфасын били[1][3].

2016 елгы Парламент сайлауларында җиңгәннән соң, 2016 елның 18 ноябрендә Грузия парламенты[d] рәисе итеп сайлана[1]. Аның рәис итеп сайлануы оппозициядәге «Бердәм милли хәрәкәт» тарафыннан җәмгыятьнең бүленүен тагын да көчәйтүче адым буларак тәнкыйтьләнә[4].

2019 елның 21 июнендә Бакуга уңышсыз сәфәреннән соң, Грузиягә кайта һәм Тбилисида Россиягә каршы протестлар фонында интервьюсында Грузия парламенты рәисе вазыйфасыннан отставкага китәргә карар иткәнен хәбәр итә[2].

2021 ел башында Бидзина Иванишвили сәясәттән киткәч, И. Кобахидзе «Грузия хыялы – Демократик Грузия» партиясе рәисе вазыйфасын били.

И. Кобахидзе сүзләренчә, илнең ике төп милли бурычы бар ― «территориаль бөтенлекне тыныч юл белән торгызу» һәм «Грузиядә фәкыйрьлекне тулысынча җиңү» [5].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Моцонелидзега өйләнгән, ике ул тәрбияли[6]. [7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]