Иске Суркин вулысы
Иске Суркин вулысы | |
---|---|
Үзәк | Иске Суркин |
Халык саны | 5083 кеше (1890) |
Иске Суркин вулысы (тат. ئىسكىٰ سوركىن (ماردىٰۋا-ئىۋانوۋسكى) ۋولىٰسىٰ, рус. Старо-Суркинская (Мордовско-Ивановская) волость) — Самар губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Варварин, Әлмәт, Каратай, Яңа Песмән, Кузай, Түбән Чыршылы һәм Мордва Карамалысы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 8 торак пунктта 5083 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Мордва-Ивановски вулысы дип йөртелгән. 1920-елларның уртасында бетерелә.