Казан Суворов хәрби училищесы
Внешний вид
Эшләү еллары | 1944 ел |
---|---|
Ректор | генерал-лейтенант Владимир Чайников[1] |
Адрес | 420015, Татарстан,
Казан, Толстой урамы, 14 |
Сайт | ksvu.ru |
Казан Суворов хәрби училищесы (рус. Казанское суворовское военное училище, КзСВУ) — Казан шәһәрендә урнашкан хәрби белем бирү оешмасы (Суворов училищесы).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1944 елның 20 июньдә Идел буе хәрби округының гаскәрләре сәргаскәренең [2] Казан Суворов хәрби училищесынең оештыру турында күрсәтмәсе чыга.
Төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- идарә;
- алты рота суворовчылар
- 9 аерым фән (рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм география, математика һәм информатика, физика һәм астрономия, химия һәм биология, чит ил теле, музыка, җырлау һәм бию, хәрби фәннәр, физик хәзерләнү)
- тәэмин итү бүлекчәләре
Кызыклы фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан Суворов хәрби училищесы бинасында 1848-1918 елларда затлы кызлар институты урнашкан.
- 80 ел эшләү дәверендә Казан Суворов училищесын 12 меңнән артык курсант тәмамлаган[3].
- Казан Суворов училищесы тарихында 42 чыгарылыш укучысы генерал исемен алган, 11е академик булган, 9 кеше Россия Герое, ә берсе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Йөзләгән чыгарылыш укучылары фән докторы һәм кандидат дәрәҗәсенә ирешкән. Моннан тыш, элеккеге суворовчылар арасында дәүләт эшлеклеләре һәм Олимпия чемпионнары бар[3]
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2024 ― Почет ордены[d] (Россия)[3]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.ksvu.ru/about/2013-08-09-09-19-58.html
- ↑ командующийның
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Казан Суворов училищесын юбилейда Мактау ордены белән бүләкләделәр. Татар-информ, 6.09.2024
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2013 елның 8 март көнендә архивланган.
- Казан Суворов хәрби училищесы «Россия Кадетлары» сайтында