Казтрансстрой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казтрансстрой latin yazuında])
Казтрансстрой
Тармак Транспортное строительство[d]
Нигезләнү датасы 1 февраль 1954

Казтрансстрой (Казанский трест транспортного строительства) — транспорт төзелеше оешмасы. 1954 нең 1 февралендә ӘгерҗеКанаш кишәрлегендә икенче юл төзү һәм Юдино тимер юл төенен үстерү максатарында Әгерҗе төзелеш-җыеп-урнаштыру идарәсе буларак барлыкка килә. 1955 тән хәзерге исемдә. Трест оешмалары Казан тимер юлы (1961 дән Горький тимер юлы) чикләрендә тимер юл белән бәйле объектлар, сәнәгать объектлары, торак һәм иҗтимагый-мәдәни объектлар төзү белән шөгыльләнгән.

Трест катнашы белән Мөрәм, Арзамас, Канаш, Казан, Юдино, Әгерҗе стансалары үзгәртеп корыла. Казанның төньяк вокзалы, Казан метросы объектлары, Мөрәм тимер юл уклары заводы, яңа локомотив деполары төзелә, иске деполарның кайберләре үзгәртеп төзелә.[1][2]

1995 тә дәүләт предприятиесе базасында шул ук исемле ачык акционерлык җәмгыять барлыкка килә.[3]

2016 да банкрот дип таныла.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]