Калам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Калам (гарәп. الكلام‎ — сүз) - ортодоксаль Ислам принципларына каршы чыккан агым (VIII гасырның II яртысы). Калам агымы вәкилләре «иҗади» эшләрен схоластик философия юнәлешендә алып баралар. Борынгы грек философиясе белән таныш булып, аның терминологиясен субъектив рәвештә файдаланырга тырышалар. Демокритның атомистик фикерләрен формаль планда үзләштереп, аны үзләренең хезмәтләрендә «кулланганны» күрсәтергә тырышалар. Нәтиҗәдә аларның антологиясе схоластикадан гына гыйбарәт булып чыга. Калам агымы вәкилләре Аллаһының «сыйфатларын» тәгъбир итәргә алыналар. Коръәннең кешеләр тарафыннан иҗат ителүен инкяр итеп, аны фәкать Аллаһының иҗат продукты гына дип бәяләргә тырышалар.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.