Калып бәхәсе:Мэйдзи — Акихито

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мэйдзи — Акихито latin yazuında])

Япон һәм Кытай атамалары турында күптән фикер алышырга кирәк. ТатВикидә беренчедән татар исемнәренә приоритет бирелә, татар телендә уникаль исем булмаган очракта, Кырым татар атамаларына (мәсәлән Кизләү, Карасубазар, Акъяр...) өстенлек бирәбез яки бүтән төрки телләрдә атамаларга приоритет бирәбез, мәсәлән кардәш уйгыр телендәге исемнәргә. Уйгыр теленең әлифбасы татарныкына тиң, уйгырлар Кытайда торалар һәм аларның атамалары безгә якын. Мәсәлән Синцзянь - уйгырча Шенҗан һ.б., татар теле өчен барлык кулайсыз цз, чж - уйгыр (димәк тә татар) телендә җ хәрефенә тиң. Шуннан: Янҗи (Янцзы), Шәнҗән (Шенчжень), Мәйҗи (Мейдзи) һ.б. Кардәш төрки телләрнең атамаларын үзләштерүне тәкъдим итәм.--Kitap (бәхәс) 19 ноя 2016, 21:00 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиянең Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш тәртибе нигезендә, мәкалә исемнәрен һәм кулланылган башка терминнарны сайлаганда без үз карашларыбыз буенча түгел, абруйлы чыганакларга нигезләнеп эш итүебез дөрес. Приоритетлык тәртибе — замандаш сүзлекләр, энциклопедияләр, китаплар, аннары рәсми журнал-газеталар, аннары веб-сәхифәләр.--frhdkazan (бәхәс) 20 ноя 2016, 09:11 (UTC)[җавап бирергә]
  • Әмир әфәнде, Кытайда аз казакълар тора (ә уйгырларның бердәнбер дәүләтчеге нәкъ Кытай эчендә урнашкан), җитмәсә казакъ әлифбасында (урысныкында кебек) җ хәрефе юк, ә татар һәм уйгыр имләсендә җ хәрефе бар.
    • frhdkazan әфәнде, урыс телендә җ хәрефе булмаганга күрә татар теле өчен бик уңайсыз чж, цз дифтонглары кулланыла, бездә җ хәрефе бар, һәм без урыслыштырылган кытай-япон атамаларын кулланырга мәҗбүр түгел. Күп кенә темалар татар китапларында бөтенләй тасвирланмаган әле, кызганычка чыганаклар була алмый.--Kitap (бәхәс) 20 ноя 2016, 11:34 (UTC)[җавап бирергә]
      • Сез күтәргән мәсьәлә әһәмиятле, әммә Википедия чикләренә сыймый, хөрмәтле Kitap әфәнде. Һәрбер энциклопедия - көндәлек/профессиональ/шәхси тормыш өчен файдалы булырлык белешмәлек һәм фәкать тышкы абруйлы чыганакларда тасвирланган стандарт тел вариантында языла ала. Терминология очрагында яңа орфографияне фәкать язма чыганаклары һәм танылган регуляторы булмаган тел/диалектлар очрагында гына куллану мөмкин. Казан татар теле очрагында стандартны билгеләүче бердәнбер оешма — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, аларның рәсми басмаларында (сүзлекләр, Татар энциклопедиясе, фәнни эшләре), булмаса рәсми татартелле ММЧларында кулланылганча язу дөрес. Һәрбер тел прагматик вәзгыять булу аркасында, кулланылу вакытында практик кирәкләре өчен кайбер элекке нормаларның үзгәреп тора алуы бер дә шаккатырлык әйбер түгел. Татнетта бөтенләй тасвирланмаган темалар очрагында аларны күпчелек татарларга таныш булган рус терминологиясе белән аңлатуыбыз иң дөрес була. Татар теленең үз версиясен булдырырга торышлыгы Татар Википедиясенә яңа укучы һәм катнашучыларны китермәс. Ихтирам белән, -frhdkazan (бәхәс) 20 ноя 2016, 14:40 (UTC)[җавап бирергә]
        • frhdkazan әфәнде,, бу мәсьәләдә уртак фикергә килмибез, мин урыслаштыру сәясәтенә каршы чыгам. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты Япония гыйбәдатхәнәләре. кәшишханәләре, династияләре атамаларын тасвирламый һәм тасвирламаячак, шуңа күрә шушы терминологияне оригинал әйтелешенә якын татар хәрефләре белән язарга кирәк.--Kitap (бәхәс) 20 ноя 2016, 15:02 (UTC)[җавап бирергә]