Кара Делевинь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара Делевинь latin yazuında])
Кара Делевинь
Туган телдә исем ингл. Cara Delevingne
Туган 12 август 1992(1992-08-12)[1][2][3] (31 яшь)
Һаммерсмит[d], Хаммерсмит и Фулем[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания
Яшәгән урын Лос-Анджелес
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Francis Holland School[d] һәм Bedales School[d]
Һөнәре супермодель, җырчы, актёр, киноактер, модель
Өйдәш Дамиано Давид[d]
Ата-ана
Кардәшләр Chloe Delevingne[d] һәм Поппи Делевинь[d]

 Кара Делевинь Викиҗыентыкта

Ка́ра Джо́селин Делеви́нь (ингл. Cara Jocelyn Delevingne[5]; 1992 елның 12 августы, Лондон, Англия, Бөекбритания) — Британия супермоделе һәм актрисасы. Vogue журналының америка версиясе фикеренчә, «45 яшькә кадәрге фешн-индустриянең иң стильле кешеләренең» берсе[6]. Models.com профессиональ порталының «Дөньяның 50 супермоделе» рейтингында 5 нче урынны били[7].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Делевинь 1992 елның 12 августында Лондонда Британиянең Selfridges кибетләре челтәре шопперы Пандора Энн Делевинь һәм торакны проектлаучы Чарльз Хамар Делевинь гаиләсендә туа[8]. «Инглиз мирасы» дәүләт комиссиясенең элеккеге башлыгы сэр Джослин Стивенсның оныгы. Лондонның Белгравия дәрәҗәле районында үскән[9]. Аның ике апасы Хлоя һәм Поппи Делевинь, шулай ук әтисе ягыннан үги абыйсы Алекс Джефф бар[10]. 16 яшенә кадәр Лондон үзәгендә кызлар өчен Фрэнсис Холланд мәктәбендә укый, ә аннары драмага һәм музыкага игътибар бирү өчен Бедалес мәктәбенә күчә. Диспраксия нәтиҗәсендә аңа мәктәптә укырга авыр була[11].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Делевинь Лондон мода атнасында 2014 елның сентябрендә.

Модель[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда Делевинь, Иди Кэмпбелл һәм Джордан Данн модельләре белән беррәттән, Burberry Beauty косметик брендының йөзе була. Актёр Эдди Редмэйн белән бергә «яз/җәй 2012» Burberry реклама кампаниясенең йөзе булган. H&M Authentic Collection (2011), DominicJonesJewellery (2012), Blumarine һәм Zara реклама кампанияләрендә катнашкан. Vogue журналының Британия версиясе Делевиньны «көз/кыш 2012—2013» сезонында Shiatzy Chen, Jason Wu, Oscar de la Renta, Burberry, Victoria's Secret, Dolce & Gabbana, Fendi, Stella McCartney һәм Chanel күрсәтүләрендә катнашу өчен «йолдызлы зат» дип атаган.

2012 елның ноябрендә Делевинь «British Fashion Awards»тан «Ел моделе» исемен алган[12]. 2012 елның декабрендә Делевинь DKNY белән контракт төзи һәм «яз/җәй 2013» сезонына марканың рәсми заты була. ASOS интернет-кибете өчен коллекцияләр төшерүдә озак вакытлар катнашкан модельләрнең берсе. 2014 елда Кара Делевинь көз/кыш 2014 ел реклама кампаниясендә Topshop йөзе була[13].

Актриса[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елдан башлап Делевинь эпизодик рольләрдә уйнаган. 2013 елда Делевинь «The Return» кыска метражлы фильмда төшкән, Grand Theft Auto V видео уенында Non Stop Pop станциясендә диджейны яңгыраткан.

2014 елның 2 декабрендә баш антагонист роленә (Сихерче) «Үз-үзләренә кул салучылар отряды» фильмы өчен кастинг уза[14]. Die Antwoord — Ugly Boy төркеме клибында төшкән.

2015 елда Делевинь Джон Гринның «Кәгазь шәһәрләр» романын экранлаштыруда төп рольләрнең берсен уйнаган[15]. Шул ук елның 12 маенда Люк Бессон Facebook сәхифәсендә Кара Делевиньны «Валериан һәм мең планеталар шәһәре» фильмында төп рольгә чакыруын язган[16]. Фильмның премьерасы 2017 елның 21 июлендә, Россиядә — 2017 елның 10 августында була.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кара Делевинь — ачык бисексуал һәм пансексуал[17]. 2018 елның май аенда Делевинь үзенең гендерфлюид булуын әйткән[18]. Элегрәк ул актриса Мишель Родригес белән очрашкан[19]. 2014 елдан 2016 елга кадәр җырчы Энни Кларк (St Vincent буларак билгеле) белән очрашкан[20][21]. 2018 елның язында танылган башкаручы Майкл Джексонның кызы — актриса, модель Пэрис Джексон белән озак булмаган мөнәсәбәтләрдә торган[22]. 2019 елның июнендә Делевинь Америка актрисасы Эшли Бенсон белән мөнәсәбәтләрдә елдан артык торуын белдергән[23][24]. 2020 елның маенда алар аерылышканнар.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
2012 ф Анна Каренина Anna Karenina Княжна Сорокина
2014 ф Плейхаус Playhouse Presents Хлоя
2014 ф Фәрештә йөзе The Face of an Angel Мелани
2014 кыск Die Antwoord: Ugly Boy
2015 кыск Taylor Swift: Bad Blood Чаккер әнисе[25]
2015 ф Кәгазь шәһәрләр Paper Towns Марго Рот Шпигельман
2015 ф Пэн Pan су анасы
2016 ф Гашыйк балалар Kids in Love Виола
2016 ф Үз-үзләренә кул салучылар отряды Suicide Squad Джун Мун / Сихерче
2017 ф Лалә бизгәге Tulip Fever Аннета
2017 ф Валериан һәм мең планеталар шәһәре Valerian and the City of a Thousand Planets Лорелин
2018 ф Лондон кырлары London Fields Кэт Талент
2018 ф Аның исе Her Smell Кэсси
2019 ф Карнивал Роу Carnival Row Виньетт Стоунмосс
2020 ф Ел эчендә тормыш Life in a Year Изабель

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Discogs — 2000.
  2. GeneaStar
  3. Munzinger Personen
  4. 4,0 4,1 Lundy D. R. The Peerage
  5. X-Men Series Hilarious Bloopers and Gag Reel - Try Not To Laugh With Hugh Jackman. YouTube (5 January 2018).
  6. The Vogue 120: The Stylish Singers, Designers, Actors, Models, and More Under 45 of The Moment — Magazine — Vogue. әлеге чыганактан 2012-08-25 архивланды.
  7. MODELS.com’s Top 50 Models. әлеге чыганактан 2012-06-24 архивланды.
  8. Haynes, Gavin (10 April 2013). A Moron's Guide to Cara Delevingne. Vice.
  9. Herrmann, Joshi (29 November 2012). The divine Delevingnes: Cara Delevingne's society family.
  10. Poppy Delevingne's Wedding in Pictures. Harper's Bazaar (27 May 2014).
  11. Haskell, Rob (19 June 2015). Cara Delevingne Opens Up About Her Childhood, Love Life, and Why Modeling Just Isn't Enough. әлеге чыганактан 2016-11-24 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  12. Model 2012. www.britishfashionawards.com. әлеге чыганактан 2013-02-08 архивланды. 2017-08-12 тикшерелгән.
  13. Кара Делевинь стала лицом Topshop. ladyindress.com.ua (2014-06-25). әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланды. 2014-06-26 тикшерелгән.
  14. Justin Kroll (2014-12-02). ‘Suicide Squad’ Cast Revealed: Jared Leto to Play the Joker, Will Smith is Deadshot. Variety. әлеге чыганактан 2015-06-26 архивланды.
  15. Cara Delevingne and Nat Wolff shine in "Paper Towns".
  16. Люк Бессон снимет фантастику с Дэйном ДеХааном и Карой Делевинь. Facebook (2015-05-12). әлеге чыганактан 2015-08-21 архивланды.
  17. Chelsey Sanchez (2020-06-04). Cara Delevingne Says She Identifies as Pansexual. 2020-06-11 тикшерелгән.
  18. Cara Delevingne emotionally speaks about realising she was genderfluid (ингл.), PinkNews. 14 сентябрь 2018 тикшерелде.
  19. Актриса Мишель Родригес призналась, что встречается с моделью Карой Делевинь. vesti.ru. әлеге чыганактан 2017-08-17 архивланды. 2017-08-12 тикшерелгән.
  20. Bayley, Leanne. Is St. Vincent's new song about Cara Delevingne? (ингл.), Glamour UK. 12 август 2017 тикшерелде. 2016 елның 17 август көнендә архивланган.
  21. Cara Delevingne and St. Vincent Reportedly Split. әлеге чыганактан 2016-12-20 архивланды.
  22. Paris Jackson and Cara Delevingne cuddle in bed and watch gay flick, Mail Online. 30 март 2018 тикшерелде.
  23. Cara Delevingne & Ashley Benson Confirm Romance With a Steamy Kiss. E! Online (2019-06-14). әлеге чыганактан 2019-06-17 архивланды. 2019-10-17 тикшерелгән.
  24. Актрисы Кара Делевинь и Эшли Бенсон подтвердили свой роман. 23 октябрь 2018 тикшерелде.
  25. Becky Freeth. (2015-05-15). Bringing out the big guns! Lingerie-clad vixen Cara Delevingne is unveiled as ANOTHER of Taylor Swift's saucy celebrity heroines for the Bad Blood music video. www.dailymail.co.uk. әлеге чыганактан 2015-05-24 архивланды. 2015-05-24 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]