Карга, карга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карга, карга latin yazuında])
Карга, карга
Уенчылар саны
6-7
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
уртача

Карга, каргататар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылардан берсе карга, берсе әнкә-тавык, калганнары чебешләр булалар. Чебешләр барысы да әнкәләре артына бер-бер артлы тезеләләр.

Карга кырыйга баса. Ул тавыкның чебешләрен тотып алырга тырыша. Тавык бирмәскә карый. Карга, чебешләр әнкәләре артында торган чакта, аларны барып тота алмый. Ул тавыкка: «Кар, кар, чебешеңне алам, синең күзең болай гына, минем күзем болай. Кар, кар-р!» ди. «Синең күзең» дигәндә бармагы берлә кечкенә итеп, «минем күзем» дигәндә кулларын җәеп, зур итеп күрсәтә. Тавык: «Көш-көш бирмим, күзеңнән дә курыкмыйм, кыт-кытыйк!» — ди һәм койрыгын бутаган тавык кебек селкенә башлый. Аның артыннан чебешләр дә койрык әйләнгән якка чайкалалар. Барысы бергә әле бер якка, әле бер якка күчәләр. Карга шул вакытта бер чебешен эләктереп калырга тырыша. Тота алса, оясына алып китә. Аннан соң яңадан килә. Шулай чебешләрне алып бетергәнче кабатлый. Актык чебешне алып киткәч, тавык үзе дә карга оясына бара һәм чебешләрен өйдән ияртеп чыга. Аннан, башка балаларны тавык һәм карга итеп, уенны яңабаштан уйныйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.