Карга Куагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карга Куагы latin yazuında])
Карга Куагы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Куйбышев сусаклагычы
Карта

Карга Куагы (рус. Вороний Куст) — Куйбышев сусаклагычындагы зур булмаган утрау, территориаль яктан Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районына керә. Идел елгасының суднолар йөрешле фарватерыннан сул якка, елга портыннан югарырак, Маркиз утравы каршында урнашкан.

Утрау урман белән капланган, сусаклагычның югары күтәрелә торган урыннарында сазланган. Утрауда 2012 елга кадәр сусаклагычны тутырган вакыттан калаган коммуникацияләр калдыклары сакланган, утрауның бер өлеше төзелеш вакытында ком астында җирләнгән, ә утрау үзе ярга кушылган.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 гасыр башы Казан картасы, Яңа Дамба һәм үзенең элеккеге үзәнендә Идел

1956-58 елларда сусаклагычны тутырганчы, Казансу елгасының ике җиңе: төньяк-көнбатышка таба төп үзәне һәм көньякка һәм көнчыгышка таба сузылган, 19 гасыр ахырына тулусынча диярлек душкын белән тулган Эчке инеш арасында калкулык булып торган. Агым буенча түбәнрәк Бакалда, югарырак — Ерак Тамак урнашкан, төрле вакытта Казан шәһәре пристаньнары булып хезмәт иткән. 20 гасыр башында суднолар йөрү каналы төзү уңышсыз омтылышыннан соң, шәһәр үзәгенә Карга Куагы аша тимер юл һәм шоссе салынган. Карга Куагы һәм шәһәр үзәге арасында төзелгән дамба Яңа Дамба дип атала һәм 1956-58 елларга кадәр кулланыла. Шуннан соң яңа дамбаны һәм Карга Куагын хуҗалыкта файдалану 2012 елга кадәр туктатыла, сусаклагыч барлыкка килгәч утрау агачлар белән каплана. Сусаклагыч булдырылганга кадәр, язгы ташулар керми торган җирендә, калкулыкларда ягулык-майлау материаллары булган баклар урнашкан булган[2][3][1].

2011 елга кадәр Карга Куагын Яңа Дамба калдыкларыннан Эчке чишмәсе урынында барлыкка килгән Күсе Койрыгы бугазы аерып торган. 2011 елда бугаз төзелешләр вакытында күмелә.[4][5]

Археология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1878 елда Карга Куагы урында археолог Лихачев Идел-Кама культурасының неолит чоры яшәү урыны табыла.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]