Карчыга кошлар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Карчыга кошлар (лат. Accipitridae) — ерткыч кошларның лачынсыманнар отрядының семьялыгы.
Озынлыгы 28–115 см. Томшыгының очы ыргакланып бөгелеп килгән. Канатлары киң һәм урманнар өстеннән канат какмый гына очуга җайлашкан. 217 төре бар. Киң таралганнар. Элекксе Советлар Берлегендә 35 төр билгеле. Монда бөркетләр, диңгез бөркетләре, тилгәннәр, елак карчыгалар, тазкаралар, карчыгалар керә. Ояларны агачларда, тау кыяларында, җирдә ясыйлар. Карчыга кошлар умырткалы хайваннар, үләксә һәм умырткасыз хайваннар белән тукланалар.
Классификация [үзгәртү]
- Күксел соры тилгәннәр (Elaninae) кече семьялыгы — 8 төр
- Күксел соры тилгәннәр (Elanus) ыругы
- Chelictinia ыругы
- Киң авызлы тилгәннәре (Machaerhamphus) ыругы
- Бәләкәч тилгәннәр (Gampsonyx) ыругы
- Сәнәк койрыклы тилгәннәр (Elanoides) ыругы
- Шөпшәашарлар (Perninae) кече семьялыгы — якынча 14 төр
- Бүрекле тилгәннәр (Aviceda) ыругы
- Озын койрыклы шөпшәшарлар (Hernicopernis) ыругы
- Чын шөпшәашарлар (Pernis) ыругы
- Кайен тилгәннәре (Leptodon) ыругы
- Озын томшыклы тилгәннәр (Chondrohierax) ыругы
- Тазкара кошлар (Aegypiinae) кече семьялыгы — якынча 15 төр
- Һинд колаклы тазкаралары (Sarcogyps) ыругы
- Кара тазкаралар (Aegypius) ыругы
- Африка колаклы тазкаралары (Torgos) ыругы
- Африка ак муенлы тазкаралары (Trigonoceps) ыругы
- Тазкаралар (Gyps) ыругы
- Үләксә ашаучылар (Neophron) ыругы
- Көрән үләксә ашаучылар (Necrosyrtes) ыругы
- Пальма тазкаралары (Gypohierax) ыругы
- Бәрән карчыгалары (Gypaetus) ыругы
- Сарлар (Buteoninae) кече семьялыгы — якынча 100 төр
- Каракошсыман сарлар (Geranoaetus) ыругы
- Елак карчыгалар (Buteo) ыругы
- Чүл сарлары (Parabuteo) ыругы
- Кара сарлар (Buteogallus) ыругы
- Балыкчы сарлары (Busarellus) ыругы
- Ала сарлар (Leucopternis) ыругы
- Кәлтә сарлары (Kaupifalco) ыругы
- Карчыгасыман сарлар (Butastur) ыругы
- Ялгыз каракошлар (Harpyhaliaetus) ыругы
- Озын койрыклы гарпияләр (Morphnus) ыругы
- Гарпияләр (Harpia) ыругы
- Филиппиннар гапияләре (Pithecophaga) ыругы
- Яңа Гвинея гарпияләре (Harpyopsis) ыругы
- Кайгылы каракошлар (Oroaetus) ыругы
- Каралы-аклы каракошлар (Spizastur) ыругы
- Бүрекле каракошлар (Spizaetus) ыругы
- Тараклы каракошлар (Lophaetus) ыругы
- Таҗлы каракошлар (Stephanoaetus) ыругы
- Сугышчан каракошлар (Polemaetus) ыругы
- Озын койрыклы каракошлар (Hieraaetus) ыругы
- Каракошлар (Aquila) ыругы
- Күкәйашар каракошлар (Ictinaetus) ыругы
- Диңгез бөркетләре (Haliaeetus) ыругы
- Балыкчы бөркетләре (Ichthyophaga) ыругы
- Саз карчыгасы кошлар (Circinae) кече семьялыгы — якынча 16 төр
- Саз карчыгалары (Circus) ыругы
- Саз карчыгасысыман карчыгалар (Polyboroides) ыругы
- Торнасыман карчыгалар (Geranospiza) ыругы
- Тилгәннәр (Milvinae) кече семьялыгы — якынча 14 төр
- Ике төшле тилгәннәр (Harpagus) ыругы
- Күгелҗем тилгәннәр (Ictinia) ыругы
- Лайлачашар тилгәннәр (Rostrhamus) ыругы
- Брама тилгәннәре (Haliastur) ыругы
- Чын тилгәннәр (Milvus) ыругы
- Маңгай чәчле тилгәннәр (Lophoictinia) ыругы
- Елак тилгәннәр (Hamirostra) ыругы
- Карчыгалар (Accipitrinae) кече семьялыгы — якынча 55 төр
- Чын карчыгалар (Accipiter) ыругы
- Micronisus ыругы
- Сайрар карчыгалар (Melierax) ыругы
- Озын койрыклы карчыгалар (Urotriorchis) ыругы
- Кызыл карчыгалар (Erythrotriorchis) ыругы
- Яңа Гвинея карчыгалары (Megatriorchis) ыругы
- Елан карчыгалары (Circaetinae) кече семьялыгы — якынча 12 төр
- Шамакай каракошлар (Terathopius) ыругы
- Чын елан карчыгалары (Circaetus) ыругы
- Бүрекле елан карчыгалары (Spilornis) ыругы
- Мадагаскар елан карчыгалары (Eutriorchis) ыругы