Каһурипан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каһурипан latin yazuında])
Кедири патшалыгы.

Каһурипан (шулай ук Курипан дип әйтелә) соңрак Кедири Патшалыгы 11-енче гасыр Ява Һинду-Буддачылык патшалыгы булган, аның башкаласы Көнчыгыш Явада Брантас елгасы эстуарие тирәсендә урнашкан. Патшалык әз вакыт дәвам иткән һәм бары тик 1019 һәм 1045 еллар арасында вакытны колачлаган һәм Аирлангга патшалыкның бердәнбер раджасы булган, ул Шривиджайя бәреп керүеннән соң Меданг Патшалыгы җимерекләреннән төзелгән булган. Аирлангга соңрак 1045 елда ике улына тәхеттән ваз кичкән һәм патшалыкны Джанггала һәм Панджалуга (Кедири) бүлгән.[1]:144–147 Патшалыкның исеме Борынгы Ява төшенчәсе һуриптан ("тормышка") ka- -an циркумфиксы белән, аның мәгънәсе "тормыш" яки "яшәү өчен". Соңрак 14-енче гасырдан 15-енче гасырга кадәр патшалык Маҗапаһитның 12 провинцияләренең берсе булып танылган булган.

Меданг төшүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аирлангга Маһендрадатта патшабикәсенең улы булган (Меданг, Исяна Династиясенең принцессасы, Дһармавангсаның кыз-туганы) һәм Удаяна Вармадэваның кызтуганы (Бали, Вармадэва Династиясенең патшасы). Аирлангга Балида туган һәм үскән булган, яшьлеген Медангта, Ватугалуһта абыйсы Дһармавангса патшасы патронажы астында үткәргән. Шул вакытта Меданг куәтле патшалык булып киткән, Балиның шурадашы булып киткән һәм мөгаен буйсындырган һәм Көнбатыш Калимантанда колонияне нигезләгән. Дһармавангса Медангны Шривиджая Империясе доминациясенә чакыру ясап төбәк куәт ясарга омтылган. Ул Шривиджаяга каршы диңгез бәреп керүен ясаган һәм уңышсыз итеп Палембангны яулап алып караган. Шривиджая Ява Меданг явын сыгылучан итеп кире кагып караган. (1041 ел белән даталанган) Калькутта Таш язмасы 11-енче гасырның баштагы елларда Көнчыгыш Ишьяна династиясенең Ява патшалыгы дучар булган аяныч һәлакәтне тасвирлый. 1006 елда Лварамнан вассал патша Вуравари фетнәсе нәтиҗәсендә Ватугалуһ башкаласы җимерелгән булган. Хөкем итүче патша Дһармавангса Шри Маутавангсавардһана варисы бөтен гаиләсе һәм күп хезмәт итә торган кешеләре белән үтерелгән булган. Бары тик шул вакытта 16 яшендә булган Аирлангга зыян күрмичә кала алган.[2] Традиция буенча Медангның Пралайясы (үлеме) дип аталган һәлакәт Дһармавангса сараенда Аирлангганың өйләнүендә булган. Хәзерге вакытта тарихчылар бәреп керү бары тик Шривиджаяның Медангның империягә һөҗүм итүе өчен җавабы булган дигән көчле фикере бар. Вуравари мөгаен Ватугалуһ Сараен талый һәм яндыра алган Явада Шривиджайяның шурадашы булган. Сакчысы Нароттама белән Аирлангга джунглига китәкн һәм Ванагирида (хәзерге Воногири, Үзәк Ява) аскет булып киткән

Формалашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белаһан гыйбадәтханәсендә Гарудага атланган Вишну буларак сурәтләнгән Патша Аирлангга.

1019 елда берничә ел Ванагирида үз теләге белән аскет булгач, Аирлангга Ишьяна династиясенә лояль рәсмиләрдән һәм регентлардан яклау алган һәм Дһармавангсаның үлеменнән соң бүленгән элек Меданг Патшалыгы хөкеме астында даирәләрне берләштерә башлаган. Ул абруен туплаган, яңа патшалык нигезләгән һәм Шривиджайя белән тынычлык килешүе төзегән.[1]:145–146 Яңа патшалык Каһурипан Патшалыгы дип аталган булган һәм көнчыгышта Пасуруаннан көнбатышта Майдунга кадәр колач алган. 1025 елда Аирлангга Шривиджайя Империясе бөлә башлаганда, Каһурипанның йогынтысын һәм куәтен арттыра башлаган. Аирлангга дини түземлеге өчен мәгълүм булган һәм Һинд диненең дә, Буддачылык диненең дә яклаучысы булган.

Кедирида Гапрангта таш сыннар.

1035 елда Аирлангга патшабикә хатыны Дһармапрасадоттунгадэвига багышланган Шривиджайяшрама дигән Буддачылык монастырен төзегән. Шривиджайя исемле монастырьның исеменнән хатыны Шривижайя принцессасы, Шривиджайя патшасы Санграмавиджаяттунгаварманның якын туганы һәм мөгаен кызы дигәнне фараз итәргә мөмкинчелек бирә. [1]:146 Ул әтисе тоткын ителгәннән соң Көнчыгыш Явада качак булган һәм патшалыкка Чола династиясенең Һинд императорлары Раджендра Чола I һәм Вираджендра Чола яу чапканнар. Чола бәреп керүенә күрә Шривиджайяның бөлүе Аирланггага чит ил катнашусыз патшалыкны берләштерергә мөмкинчелек биргән. Соңрак ул патшалыгын Үзәк Ява һәм Балига кадәр киңәйткән. Яваның төньяк яры, аеруча Һуджунг Галуһ порты (хәзерге Сурабайя) һәм Камбанг Путиһ (хәзерге Тубан) беренче мәртәбә әһәмиятле сәүдә үзәкләре булган. Гәрчә шул вакыттан берничә археология калдыклары булса да, Аирлангга сәнгатьләрнең аеруча әдәбиятның яклаучысы буларак мәгълүм. 1035 елда сарай яны шагыйре, Мпу Канва Маһабһаратам эпосының адаптациясе булган Арджуна Виваһа текстын инша иткән. Бу текстта Индраның инкарнациясе Арджуна хикәясе сөйләнелә, әмма ул шулай ук Аирлангганың үз тормышынң аллегориясе. Аирлангганың тормышы Белаһан Гыйбадәтханәсендә Пенанггунган Тавы ярларында сурәтләнгән булган, анда ул ташта Гаруда өстендә Вишну буларак сурәтләнгән булган.[2] 1037 елда башкала Ватан Мастан Каһурипанга күчерелгән булган, патша шулай ук патша тарафдарларына титуллар биргән дип игълан ителгән, мәсьәлән Нароттама Ракрьян Кануруһан (премьер-министр) һәм Нити Ракрьян Кунинган буларак үстерелгән булган.[3] Келаген язмасы (1037 ел белән даталана) Аирлангга авыл хуҗалыгы үсеше белән үтә кызыксыну күрсәткән.

Бүленүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш Явада Каһурипан патшалыгыннан килеп чыккан 10-ынчы гасыр ахырыннан 11-енче гасыр уртасы Нганджук регентлыгы бронза сыннары.

Тормышы ахырына Аирлангганың варислык проблемасы булган. Аның варисы таҗ принцессасы Сангграмавиджайя Бһиккуни Буддачылык дәрвишәсе булырга сайлаган. Тәхеттән ваз кичкән таҗ принцессасы хикәясе Деви Килисучи популяр риваятенә бәйле. 1045 елда Аирлангга Каһурипанны ике патшалыкка бүлгән, аларның варислары булып ике угыл; Джанггала һәм Кедири булган. Аирлангга үзе тәхеттән 1045 елда ваз кичкән һәм аскет тормышына мәшһүр аскет Мпу Бһарада кушкан исеме Реси Гентайю астында кайткан. Асаба риваятьтә патшалыкны бүлү турында искә алына. Әйтелгәнчә Мпу Бһарада бүлүне алып барган; табигатьтән өстен көче белән ул очкан һәм чүлмәктән су койган һәм су эзләре елгага әверелеп ике яңа патшалыкның чиген билгеләгән. Ялгыш ул камал (тамаринд) агачына бәрелгән һәм ачуы чыгып камала агачын гел кыска булырга каргаган, шулай итеп бу вакыйга булган урын авыл исеме булып киткән; камал пандак ("кыска тамаринда агачы").

Лакшми сыны, Белаһан гыйбадәтханәсе, Пенанггунган Тавы.

Аирланга 1049 елда үлгән аның көле Белаһани тиртһасында (изге коену сулыгы) күмелгән булган, бу Пенанггунган Тавының көнчыгыш авыш ягында, анда сыннарның берсендә ул Гарудага атланган Вишну буларак сурәтләнгән,[1]:146 аның яннарында ике Алиһә сыннары; Шри һәм Лакшми Аирлангганың ике хатыны буларак сурәтләнә. Аирлангганың үлеменнән соң Джанггала һәм Панджалу арасында граждан сугышы башланган, ул 1052 елга кадәр дәвам иткән. Шул еда Панджалуның патшасы Мапанджи Аланджунг Аһйес Джанггаланы яулап алуда варис булган. Шулай да, 1059 елда, Джанггаланың тәхетенә Самаротсаһа дигән башка патша менгән; ул Аирлангганың үги угылы булган.

Маҗапаһит чоры вакытына Каһурипан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөгаен Каһурипан патшалыгы вакытында төзелгән һәм соңрак Маҗапаһит чорында төзекләндерелгән Гунуг Гангсир гыйбадәтханәсе.

Каһурипан патшалыгының исеме янә 14-енче гасырдан 15-енче гасырга кадәр Маҗапаһит чорында янә пәйда була. Ул Маҗапаһитның 12 провинциясе буларак тотыла һәм Даһа (Кадири) белән иң әһәмиятле Маҗапаһит территорияләрнең берсе булып таныла. Ике даирә дә Маҗапаһит башкаласы Тровулан ян-янында; Даһа көнбатышта һәм Каһурипан көнчыгышта. Каһурипан төбәге Маҗапаһит өчен аеруча әһәмиятле булган, чөнки бу Брантас елгасы эстуарие тирәли даирәсе Маҗапаһит порты булган Худжунг Галуһ шәһәрчеге урнашкан булган даирә. Параратон берничә Маҗапаһит рәсмиләре Каһурипанның регентлары дип язып куйган, аларның атамалары Бһатара и Каһурипан яки Бһре Каһурипан. Беренчесе Раден Виджайяның кызы Трибһувана Виджаятунггадэви. 1319 елдан соң, аңа Ра Кути фетнәсен бетерү өчен Каһурипанның (премьер министры) буларак югарырак вазифа алган Гаджа Мада ярдәм иткән. Ювараджа (таҗ принцы) буларак иртә яшьлек елларында Хаям Вурукның шулай ук “Дживанараджйяпратистһа” буларак Каһурипан патшасы титулы булган. Маҗапаһит тәхетенә утыруыннан соң Бһре Каһурипан титулы аның әнисе Трибһувана Тунггадэвига кайтырылган булган. Трибһувана Тунггадэви үлеменнән соң, Каһурипан регенты титулын оныгасы Суравардһани тоткан, соңыннан варисы Ратнапангкаджа булган. Ратнапангкаджадан соң титулны Патшабикә Суһитаның энесе Раджасавардһана тоткан. Раджасавардһана Маҗапаһит тәхетенә утыргач, Бһре Каһурипан титулының варисы булып аның улы Самаравиджайя булган.

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]