Кениядә Арья Самадж

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кениядә Арья Самадж latin yazuında])
АУМ яки ОМ Арья Самадж тарафыннан Илаһның иң олы һәм иң тиешле исеме дип таныла.

Найробида Арья Самадж 1903 елның 5 июлендә Дҗай Гопалның өендә илле биш кеше очрашуында ачылган булган. Арья Самаджиларның кечкенә төркеме шундук үзәк өчен планнар башлаганнар һәм 1903 елның 11 сентябрендә Көнчыгыш Африкада беренче Арья Самадж бинасы өчен нигез салынган булган. Хәзер ул урында җиде катлы бина бар.

Белем бирүгә кертем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Найробида Һиндлеләр халкы артуы белән уку-укытуга ирешүгә ихтыяҗ арткан һәм Арья Самадж Найробида кызлар өчен беренче мәктәбен башлаганнар. Соңрак Найробида Арья Самадж тарафыннан тагын өч мәктәп нигезләнгән булган. 1950-нче елда Арья Самадж асаба Кениялеләр өчен Һинди дәресләрен башлаган.
Арья Самадж шулай ук җәмәгать китапханәсен тәэмин иткән.
Шулай ук эшчәнлеккә табигый бәла-казаларда ярдәм итү һәм крематорий тәэмин итү кергән.[1]

Арья Стри Самадж[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арья Стри Самадж (Хатын-Кызларныкы Арья Самадж) Найробида 1919 елда нигезләнгән булган. Ул бары тик берничә әгъза белән башланган һәм ике йөздән артыкка кадәр үскән. Ул даими очрашуларны алып бара һәм дини һәм иҗтимагый мәсьәләләр буенча лекцияләр оештыра. Аның бинасы бар һәм 1949 елда нигезләнгән балалар бакчасы бар. Ул шулай ук хатын-кызлар өчен тегү һәм музыка дәресләрен бирә.

Зиярәт итүче дәгъвачылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арья Самадж берничә атаклы дәгъвачы өчен Көнчыгыш Африкага зиярәтләр оештырган. Бу дәгъвачылар җирле Һиндулар өчен илһам чыганагы булып киткән. Алар Африка кешеләренә Ведик дин өйрәткән, Көнчыгыш Африкада кечкенә шәһәрчекләргә барган һәм Ведик дингә өстәп Һинди укытыла торган берничә үзәк нигезләгәннәр.

Иҗтимагый һәм мәдәни кертем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Найробида барлык раса кешеләре өчен ачык Арий Клубы нигезләнгән булган һәм клуб әгъзалары спорт эшчәнлегендә әйдәп баручы итеп күрсәткән. Найробида Арья Самадж тарафыннан җәмәгать диспансеры идарә ителә.

Көнчыгыш Африкада Арья Партинидһи Сабһа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кениянең икенче иң зур шәһәрендә Момбасада Арья Самадж 1904 елда нигезләнгән булган. Аның эшчәнлеге Найробида Самаджныкының көзге чагылышы булган, чөнки ул гыйбадәтханә нигезләгән, Яшьләр Канатын нигезләгән, атна саен хезмәтләр алып барган, балалар бакчасы төзегән һәм Арий Клубын нигезләгән. 1922 елда Көнчыгыш Африкада бөтен Арья Самаджиларның эшчәнлеген координацияләү өчен Арья Партинидһи Сабһа оештырылган булган һәм хәзерге вакытта аффилирланган унтугыз Арья Самадж бар.

Көнчыгыш Африкада Арья Самаджның киләчәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арья Самадж иң элек Британия колониаль идарәсе вакытында Көнчыгыш Африкага Һиндлеләрнең зур Һиндле миграциясе күп булганда нигезләнгән булган, әмма аңа үзгәрүче шартларга җайлашырга туры килгән. Бәйсезлектән соң Көнчыгыш Африкадан Һиндлеләрнең миграциясе күп булган, әмма Самадж Көнчыгыш Африкада булуын дәвам итүен тәэмин иткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sana Aiyar (2015). Indians in Kenya. Harvard University Press. p. 156. ISBN 978-0-674-28988-8. https://books.google.com/books?id=ovupBwAAQBAJ&pg=PP6. 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Vidyalankar, Nardev; Manohar Somera (1975). Arya Samaj and Indians abroad. New Delhi, India: Sarvadeshik Arya Pratinidhi Sabha. pp. 91–97.