Кунаклар (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кунаклар (уен) latin yazuında])
Кунаклар
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Кунаклар — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,
Чакырдык без кунаклар;
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар,
Чыж-пыж итеп коймаклар,
Җәелде, әй, җәелде.

(Кулларын як-якка җәяләр.)

Менә тагын кечкенә Булып калды, җыелды.

(Кысылалар.)

Җыелды, әй, җыелды, Аннан ары кабарды.

(Кулларын югары күтәрәләр.)

Кабарды, әй, кабарды, Шиңде, юп-юка калды.

(Чүгәлиләр.)

Пеште инде коймаклар, Сыйландылар кунаклар, Тордылар, баш иделәр, Таралдылар, әй, шатлар.

(Баш ияләр.)

Бииләр, ай-яй, шатлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]