Кәҗә (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәҗә (уен) latin yazuında])
Кәҗә
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
уртача

Кәҗә татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен ир балалар арасында ачык һавада уйнала. Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленә. Бер төркем —«стена», икенчесе «кәҗә» була.

Бер команда кешеләре аллы-артлы бер-берсен кочаклап, бераз бөгелебрәк басып торалар. Кәҗәләр кулга-кул тотынып килеп, аларның өстенә сикерәләр. Әгәр басып торучыларның сафы җимерелмәсә (егылучылар булмаса), сикерүчеләр — стена, икенчеләре кәҗә булып баса. Әгәр түзә алмыйча егылсалар, үз урыннарында калып, уен элеккечә дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]