Көтүче сумкасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көтүче сумкасы latin yazuında])
Көтүче сумкасы
Сурәт
Халыкара фәнни исем Capsella Medik., 1792[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Camelineae[d][1]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Җимеш төре кузак[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2054[3]
 Көтүче сумкасы Викиҗыентыкта

Көтүче сумкасы (лат. Capsélla) — әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бер- яисә икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы; чүп үләне.

Көтүче сумкасының орлыклары

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5–7 төре билгеле, Җир шарының уртача һәм субтропик төбәкләрендә үсә.

Серкәсе

Татарстанда бер төре — гади көтүче сумкасы (C. bursa-pastoris) таралган, республиканың барлык җирендә очрый, яшелчә чәчүлекләрен, кыр культураларын чүпли.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамыр яны яфраклары яфрак таралгысына җыелган, алар — тоташ, каурыйсыман телмә, ланцетсыман, сабаклы һәм сабакны тоташ каплаган яфраклар. Чәчәкләре вак, ак, алсу яисә саргылт, калкансыман (чәчәк ата башлаганда), аннан соң озынчаланган чуксыман чәчәк оешмасында урнашкан. Җимеше — ян-якларыннан кысылган өчпочмаклы кузак формасы белән сумкага охшаган (исеме шуннан алынган). Майдан сентябрьгә кадәр, вегетация чоры беткәнче чәчәк ата. Орлыктан үрчи. Бер үсемлек 50 меңгә якын орлык бирә, алар туфракта 6 елга кадәр яшәргә сәләтле (җәй дәвамында 2–3 буын өлгерә); язгы һәм көзге формалары бар.

Кеше тормышында урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көрәш чаралары — агротехник һәм химик.

Яшь яфраклары ашарга яраклы.

Көтүче сумкасының төнәтмәсе һәм сыек сыгынтысы медицинада һәм ветеринариядә кулланыла. [4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленинград өлкәсенең иллюстрацияле үсемлекләр билгеләгече / Под ред. А. Л. Буданцева һәм Г. П. Яковлева - М.: КМК, 2006 - 230 - 231 нче битләр. - ISBN 5-87317-260-9.  (рус.)
  • Чәчәге
    Гөмәров В.З. Туган якның шифалы үсемлекләре. - Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1996. -160 б. ISBN 5-295-01499-1
Орлыгы микроскоп астында

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Al-Shehbaz I. A. A generic and tribal synopsis of the Brassicaceae (Cruciferae) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant TaxonomyUtrecht: IAPT, Wiley, 2012. — ISSN 0040-0262; 1996-8175doi:10.1002/(ISSN)1996-8175
  2. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  3. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ktche-sumkasy