Ланч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гадәти швед ланчы

Ланч (инг. Lunch) (совет чорында «ленч» транслитерациясе дә кулланылган) — инглиз телле илләрдә Luncheon сүзенең кыскартмасыннан килеп чыккан төш вакытында туклану.

17 гасырда инглиз телле илләрдә dinner - төшке аш сүзе белән бергә дә кулланылган. Бу сүз кайвакыт хәзер дә Бөекбритания һәм Канада кулланыла. АКШта dinner сүзе төштән соң ашау мәгънәсендә йөри.

«Ланч» белән бәйле аңлатмаларның кайберләре:

  • lunch break — мәктәпләрдә һәм эштә ланч тәнәфесе.
  • bag lunch («пакеттагы ланч») — Төньяк Америкадагы ланч тутырылучы кәгазь савыт.
  • lunchbox («ланч яшеге») — инглиз теллле илләрдәге төшке ашлы савыт.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: