Лачын кошлар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Лачын кошлар (лат. Falconidae) — лачынсыманнар отрядыннан кошларының семьялыгы. 11 ыруг һәм якынча 60 төрне эченә ала. 15 см дан алып 66 см га кадәр зурлыктагы кошлар. Өске томшыгының очында теш бар. Киң таралганнар. Күбесенчә ачыклыкта яшиләр. Ояларын агачларда, җирдә, кыяларда коралар. Җәнлекләр белән тукланалар. Татарстанда 7 төр очрый. Барысы да диярлек сирәк очрый торган кошлар, Кызыл китапка кертелгәннәр.
Классификация [үзгәртү]
Семьялык үз эченә 11 ыругны ала:
- Кара каракаралар (Daptrius)
- Ibycter
- Таулы каракаралар (Phalcoboenus)
- Каракаралар-каранчи (Caracara, элек Polyborus)
- Елак каракаралар (Milvago)
- Көлчән лачыннар (Herpetotheres)
- Урман лачыннары (Micrastur)
- Америка кәрлә лачыннары (Spiziapteryx)
- Кече лачыннар (Polihierax)
- Кәрлә лачыннар (Microhierax)
- Лачыннар (Falco)