Лимфангит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лимфангит latin yazuında])
Лимфангит
Саклык белгечлеге тамырбелем
ICD-9-CM 457.2[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C34790[1]
 Лимфангит Викиҗыентыкта

Лимфангоит — лимфа тамырлары ялкынсынуы ул. Авыру барлыкка килүгә тире асты клетчаткасының һәм тиренең кискен ялкынсынуы, үлек чыгып китәргә юл булмаганда, үлекле яралар сәбәпче булып торалар. а Әлеге чир тире өстендә эренле урыннан йөрәк ягына таба юнәлгән (лимфа бара торган юл буенча) кызыл буй сызыклар пәйда булу белән характерлана. Лимфа чыгып китә алмаганлыктан, бу урында тукымаларның шешенүе күзәтелә. Лимфа юлларын басып караганда көчле авырту сизелә. Лимфангоит бик еш лимфаденит авыруы белән бергә бара. Лимфаденит—лимфа төеннәре ялкынсынуы. Бу авыру вакытында лимфа төеннәре зураеп китә, алар аз гына кагылганда да бик каты авырталар.

Лимфа төеннәрендәге ялкынсыну процессы үлек ясалганчы бик көчле булырга мөмкин. Бу очракта ялкынсыну тирә-як тукымаларга, шулай ук тирегә күчә. Ул урыннар кызарып чыга, тукымалар шактый тыгызлана. Лимфангоит белән лимфаденит гомуми хәлнең бик начарлануы (югары температура, калтырау, пульс ешаю, баш авырту, хәлсезлек һ.б.) белән характерлана. Лимфангоит белән лимфаденит организмдагы үлекле ял­ кынсынуның катлаулануы булганлыктан, дәвалау боларның барысына да тәэсир итәрлек итеп алып барыла. Үлекле шешне ачу, ярага дренаж кую савыгуга китерә. Авыру органга тынычлык, зарарланган очлыкка күтәренке торыш бирү авыруның хәлен җиңеләйтә. Бу авыру вакытында артык хәрәкәтләр, дәвалау гимнастикасы, массаж ясарга ярамый. Ачылган шештән үлек яхшы чыкса, авыруны дөрес дәвалаганда, лимфангоит һәм лимфаденитка хас ялкынсыну күренешләре 4-5 көн эчендә узарга тиеш.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]