Лукреций Кар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Titus Lucretius Carus
Тулы исеме Тит Лукреций Кар
Һөнәре шагыйрь, фәлсәфәче
Туу датасы 99 ел б. э. к.(0-99)
Үлем датасы 55 ел б. э. к.(0-55)

Тит Лукреций Кар (лат. Titus Lucretius Carus) — Борынгы Рим шагыйре, фәлсәфәче. Атомистик материализмның вәкиле, Эпикур өйрәтмәләрнең дәвамчысы.

Аның тормыш юлы турында мәгълүматлар бик аз. Аның, кылычка ташланып, үз-үзенә кул салуы билгеле.

Лукреций Карның бастырылмаган поэмасы кала, аны Квинт Цицерон редакцияләп дөньяга чыгара, һәм аңа үзе үк «Әйберләрнең табигате турында» дигән исем дә бирә. Бу поэма дөньядагы күп төрле күренешләр турында. Аларга материалистик позициядән чыгып бәя бирелә. Поэма — асылда, Эпикурның атомнар турындагы тәгълиматына тирән һәм дөрес бәя туплаган әсәр. Поэманы баштан алып ахырына хәтле дөньяның җисми нигезен тәшкил итүче материя идеясе сугара. Атомнар, Демокритча һәм Эпикурча, артык бүленми, вакыт ягыннан мәңге яшәүче матдәләр итеп күрсәтелә. Алар даими хәрәкәттә. һәм атомнарның хәрәкәте аларның авырлыгы белән билгеләнә.

Лукреций Карның карашынча, галәм — чиксез, мәңге һәм күпкырлы. Дөньяда җан иясенең барлыкка килүен галим атомнарның чиксез вакыт дәвамында, стихияле рәвештә төрле кушылулар нәтиҗәсе дип аңлата. Лукреций Кар кешенең дөньядагы предметларны, күренешләрне танып белү сәләтенә ышанып карый, һәм шушы мөмкинлекнең бердәнбер чыганагы дип кешенең тою сәләтен таный. Кешелек җәмгыятенең эзлекле рәвештә алга баруын ул, Демокрит кебек үк, ихтыяҗлыкка бәйләп аңлата. Шушы процесста сөйләм теле, дәүләт һ. б. кирәкле булган кыйммәтләр барлыкка килә.

Лукреций колбиләүчелеккә нигезләнгән демократик строй тарафдары буларак, әхлаксызлыкны, сугышларны һәм Рим җәмгыятенең башка тискәре күренешләрен тәнкыйть итә. Лукреций дингә каршы чыга. Аның карашы буенча, әгәр дә Илаһ бар икән, аның материаль тормышка бернинди катнашы юк.

Лукрецийдан соң килгән яңа буын корифейларыннан Галилей, Ньютон, Ломоносов үзләренең трактатларында еш кына аның әсәренә мөрәҗәгать итәләр. XVII-XVIII гасырлар материалисты Гассенди үзенең хезмәтләрендә Лукрецийның фәнни тәгъбирләрен китерә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.