Луций Корнелий Сулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Луций Корнелий Сулла
Сулла
Сулла
Тулы исеме Lucius Cornelius Sulla
Һөнәре Рим диктаторы
Туу датасы 16 гыйнвар 138 б. э. к.(-138-01-16)
Туу җире Рим Җөмһүрияте
Ватандашлыгы Рим
Үлем датасы 19 август 78 б. э. к.(0-78-08-19) (60 яшь)
Үлем җире Путеолы, Рим Җөмһүрияте
Әтисе Луций Корнелий Сулла
Луций Корнелий Сулла - канлы диктатор һәм берләштерүче, Венеция музее
Тевтоннар һәм кимврлар каршы сугышлар
Battle icon gladii red.svg Тевтоннар һәм кимврлар җиңелүләре.
Battle icon gladii green.svg Тевтоннар һәм кимврлар җиңүләре.

Лу́ций Корне́лий Су́лла Бәхетле (tat. lat. Lutsiy Korneliy Sulla, лат. Lucius Cornelius Sulla (Felix)) – Борынгы Рим дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, гаскәр башлыгы, Рим мәңге диктаторы, консул ( 88, 90 б.э.к.), канлы бастыруларны (проскрипцияләрне) оештыручы, дәүләт тәртипләрен яңартучы.

Тарихта беренче мәртәбә Рим ватандашы булып Мәңге Шәһәрне (Рим) ике тапкыр буйсындырган. Рәхимсез изүче булып Сулла үз теләге белән чиксез хакимлектән баш тарткан, шушы гадәтсез вакыйга тарихта калган.

Көрәш тарихы[үзгәртү]

Варварга каршы сугышлар[үзгәртү]

Сулла Нумидия патшасы Югурта каршы сугышта (Югурта сугышы) 111-105 б.э.к. алга чыккан. Сулла тевтоннар, кимврлар каршы сугышта, Берлектәш сугышында 90-88 б.э.к., Митридат каршы сугышта 89-84 б.э.к. (Митридат сугышлары) катнашкан.

Ватандашлар һәм Митридат сугышлары[үзгәртү]

Митридат сугышы вакытында 89-84 б.э.к. Сулла Рим шәһәрен буйсындырган, Марий якташларын үтерелгән, хакимиятне кол биләүче аксөякләренә тапшырган.

Соңрак Сулла Шәрекъкә юнәлгән һәм Афиналар шәһәрен 86 б.э.к. буйсындырган, шул елда Сулла Митридат VI Евпаторны җиңгән. 84 б.э.к. Митридат белән Солых килешүен имзалаган.

Сулла Рим шәһәрендә булмаганда Марий һәм Цинна якташлары яңадан Римда хакимиятне алган.

Бастырулар һәм террор[үзгәртү]

Сулла 83 б.э.к. Италиягә кайтып җиткән, үз сәяси дошманнарын тар-мар иткән һәм канлы диктатурасы урнаштырган. Сулла диктатурасы вакытында канлы бастырулар рәхимсез террор белән үткәрелгән.

Сулланың таянычы - бастырганнарның җирләрендә урнаштырган элекке легионерлар.

79 б.э.к. Сулла үз теләге белән хакимият вазыйфасын калдырган, ләкин сәясәткә үз йогынтысын саклаган.

78 б.э.к. аңламаган авырудан үлгән.

Ысул мирасчылары[үзгәртү]

Проскрипцияләр - сәяси ватандаш дошманнарына күләмле бастырулар соңрак бүтән диктаторлар кулланганнар: Лойола, Дракула, Кромвель, Робеспьер, Явыз Иван, Сталин, Мао Цзе Дунь, Пол Пот һәм бүтән.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Инар Ф. Сулла. — Ростов-на-Дону: Феникс, 1997.
  • Короленков А. В., Смыков Е. В. Сулла. — М.: Молодая гвардия, 2007.
  • Моммзен Т. Римская история. — Т. 2 (от битвы при Пидне до смерти Суллы). — М., 1937.
  • Утченко С. Л. Древний Рим. События. Люди. Идеи. — М.: Наука, 1969.
  • Утченко С. Л. Кризис и падение Римской республики. — М.: Наука, 1965.
  • Carcopino J. Sylla ou la monarchie manquée. — Paris: L’Artisan du livre, 1931.
  • Christ K. Sulla. Eine römische Karriere. — München: Beck, 2002.
  • Hantos T. Res publica constituta: die Verfassung des Dictators Sulla. — Stuttgart: Franz Steiner Verlag, 1988.
  • Keaveney A. Sulla, the last republican. — 2nd еd. — London — New York, 2005.
  • Lanzani C. Lucio Cornelio Silla dittatore: storia di Roma negli anni 82-78 a.c. — Milano: tip. "Popolo d'Italia", 1936.
  • Letzner W. Lucius Cornelius Sulla: Versuch einer Biographie. — Münster, 2000.
  • Lovano M. The Age of Cinna: Crucible of Late Republican Rome. — Stuttgart, 2002.
  • Marino R. Aspetti della politica interna di Silla. — Palermo: Presso l'Accademia, 1974.
  • Santangelo F. Sulla, the elites and the empire: a study of Roman policies in Italy and the Greek east. — Leiden — Boston: Brill, 2007.
  • Schur W. Das Zeitalter des Marius und Sulla. — Leipzig: Dieterich, 1942.
  • Valgiglio E. Sulla e la crisi repubblicana. — Firenze: La Nuova Italia, 1956.