Мануэль Марреро Крус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мануэль Марреро Крус latin yazuında])
Мануэль Марреро Крус
17нче Куба премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2019 елның 21 декабре
Куба туризм министры
Вазыйфада
2004 ел – 2019 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 11 июль 1963(1963-07-11) (60 яшь)
Куба, Ольгин
Сәяси фирка Куба коммунистлар фиркасе

Мануэль Марреро Крус (исп. Manuel Marrero Cruz, 1963 елның 11 июле, Куба, Ольгин) — Куба сәясәтчесе, 2019 елның 21 декабреннән Куба Куба премьер-министры, әлеге вазыйфа 1976 елда бетерелгән һәм 2019 елның апрелендә кабул ителгән Куба конституциясендә яңадан торгызыла[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 11 июлендә Кубаның көнчыгышындагы Ольгин провинциясендә туган. Мануэль Марреро — квалификацияле архитектор. Туристлык эшчәнлегенә 1990 елда кушылган. Ул Гавиота төркемендә (Grupo Gaviota) инвестор буларак эшли башлый, аннары техник инвестицион төркем башлыгы, Рио-де-Луна (Río de Luna) отеленең директор урынбасары һәм генераль директоры, ә аннары көнчыгыш провинцияләре өчен Гавиота субделегаты була. Varadero Azul кунакханә комплексы генераль директоры, Гавиота төркеменең беренче вице-президенты һәм президенты булып эшли.

2004 елда Фидель Кастро аны туризм министры итеп билгели. 2019 елның декабренә кадәр, Куба премьер-министры итеп билгеләнгәнче, әлеге вазыйфада кала.

Куба премьер-министры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 21 декабрендә ул Куба парламенты тарафыннан Хөкүмәт премьер-министры итеп билгеләнә. Аның кандидатурасын ил президенты Мигель Диас-Канель тәкъдим иткән һәм депутатлар тарафыннан бердәм хупланган. Кубада премьер-министр вазыйфасыы 1976 елда бетерелә һәм янәдән 2019 елның апрелендә кабул ителә. Фидель Кастро 1959 елның февраленнән алып 1976 елның декабренә кадәр Дәүләт Советы рәисе һәм Министрлар Советы рәисе булып тора.

« Марреро үзенең тыйнаклыгы, намуслылыгы, эшкә сәләтлелеге һәм революциягә тугрылыгы белән аерылып тора. Чит ил коллегалары белән сөйләшүләр алып бару тәҗрибәсе зур һәм әңгәмә алып бару күнекмәсе бай
»

Мануэль Маррероның премьер-министрлык вәкаләтләре срогы, 2019 елгы Куба Конституциясенең 141 статьясында күрсәтелгәнчә, биш ел тәшкил итә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Фидель Кастро
(1976)
Куба байрагы Куба премьер-министры
20192019
Аннары:
'