Миләүшә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миләүшә latin yazuında])
Викибирелмәләрдә элемент юк

Миләүшә (лат. Viola) – миләүшәчәләр семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5–50 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлекләр. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, каяу читле. Чәчәкләре берле, өске өлеше бөгелеп торучан озын чәчәк сабында, зәңгәр, аксыл-шәмәхә, кайвакыт ак яки саргылт, сирәк кенә ике яки өч төстә. Җимеше — озынча тартмачык, кипкәч ачыла һәм орлыкларын тышка ата. Апрель–сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июньнән өлгерә башлый. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

500 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 22 төре бар.

Басу миләүшәсе (V. arvensis), эт миләүшәсе (V. canina), төкле миләүшә (V. hirta), тау миләүшәсе (V. montana), өч төсле миләүшә (V. tricolor) һәм башка барлык районнарда очрый; шикле миләүшә (V. ambigua), калкулык миләүшәсе (V. collina), яр буе миләүшәсе (V. litoralis) һәм башкалар — республика өчен сирәк төрләр. Урманнарда, куаклыкларда, чәчүлекләр, болыннар, сазлыкларда, яр буйларында үсәләр.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык медицинасында өч төсле миләүшә, төкле миләүшә, басу миләүшәсе һәм башкаларның җир өсте өлешләре файдаланыла, аларда флавоноидлар, сапониннар, органик кислоталар, каротин, эфир майлары бар. Үлән төнәтмәсе тамак йомшарту, бәвел кудыру чарасы, шулай ук матдәләр алмашын көйләүче буларак кулланыла. Басу миләүшәсе, күрексез миләүшә (V. contempta), өч төсле миләүшә — декоратив, баллы үсемлекләр. Төрле төстәге эре чәчәкле Виттрок миләүшәсе яки ала миләүшә (V. wittrockiana) культуралы үсемлек буларак үстерелә. Төксез миләүшә (V. epipsila), сазлык миләүшәсе (V. palustris) һәм күләгә миләүшәсе (V. selkirkii) ТРның Кызыл китабына кертелгән. [1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]