Мурад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мурад latin yazuında])
Мурад
Алтын Урданың ханы
Вазыйфада
1362–1364
Аңа кадәр Килдебәк
Дәвамчысы Мир Пулад
Үлгән 1364(1364)
Әти Orda Sahib[d]
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Мурад (tat. lat. Murad(үле сылтама), مراد, үл. 1364) - Алтын Урда ханы (сентябрь 1362- 1364 көзе). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәндәр кулъязмасы буенча Мурад - Урда-Шәих улы (Ак Урдадан чыккан), Никон кулъязмасы буенча - Хызыр хан улы.

1362 елда Мурад Идел буенда Килдебәкне җиңгәннән соң Сарай тәхетен басып алган. Мурадка каршы бәкләрибәк Мамай һәм Габдулла хан яу белән чыкканнар.

Мурад идарә итү чорында низаглашу күбәйгән, кайбер Алтын Урда өлешләре дәүләттән аерылып чыкканнар: Хәрәзм, Идел буе Болгары.

Алтын Урдада ике хакимият чынында килеп чыккан: Мамай яклаган Габдулла хан (Мамай Урдасы) һәм Мурад хан Сарай шәһәрендә. Дошманнар арасында үзара сугыш бертуктаусыз барган.

Башта Мурадта сәяси һәм хәрби көчләр булган һәм чит илләр аның белән исәпләшәләр. Ике елдан соң Мурад хакимияте зәгыйфьләнгән һәм кыска вакытка Мир Пулад башкала тәхетен басып алган.

Искәндәр кулъязмасы буенча Мурад өч ел дәвамында хакимияттә булганнан соң баш вәзир Ильяс тарафыннан үтерелгән булган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Килдебәк
Алтын Урда ханы

1362-1364
Аннары:
Мир Пулад

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Почекаев Р. Ю. Пулад, или Загадочный хан смутного времени // Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: Евразия, 2010. — С. 145-146. — 408 с. — 1,000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.