Мышилар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мышилар latin yazuında])
Мышилар
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам, спорт залы
Физик активлык
уртача

Мышилар татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылар шобага әйтешләре белән ике тигез бүлемгә аерылырлар. Бер бүлем — мышилар, икенче бүлем — аучылар була. Мәйданда уйнаучыларның санына карап зур гына түгәрәк сызалар. Бу түгәрәк аучылар йорты була.

Мышилар аучылардан төрле җирләргә качалар. Аучылар йортларыннан саклык белән генә мышиларны эзләргә чыгалар. Эзләп йөргәндә берәр аучыны кинәт кенә мыши килеп чыгып сукса, аучы аны йортына үз аркасында күтәреп алып кайта. Бу мыши инде уен беткәнче йортта кала. Аучы суктырмый качып өлгерсә, ул мыши йортка үз аягы белән килә. Мышилар йортка җыйналып беткәч, уен бетә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]