Наваратри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наваратри latin yazuında])
Дурга пуджа

Навара́три (санскр. नवरात्रि, бенг. নবরাত্রি) — Һинд диненең дини бәйрәме. Санскрит теленнән "наваратри" сүзе "тугыз төн" дигәнне аңлата.[1]. Бу ун көн һәм тугыз төн дәвам иткән бәйрәм барышында Һинд дине тарафдарлары Һинд динендә Ходайның - Шакти/Девиның тугыз хатын-кыз формасына гыйбадәт кылалар. Бәйрәмне елына ике мәртәбә каршылыйлар: Чайтра (апрель-май) яз аеның якты яртысында һәм Ашвин көз аенда (сентябрь-октябрь)[1]. Яңа ай тулганнан соң бәйрәм итә башлыйлар. Наваратри вакытында гыйбадәтханә бәйрәмнәре үткәрелә [1], догалар укыла[2], тантаналы процессияләр һәм ярминкәләр оештырыла[2]. Бәйрәмнең иң әһәмиятле элементларның берсе булып Дурга-пуджа тора: табынучылар Девига Дурга формасында аның яклавына ирешер өчен табыналар.[1]. Наваратрига бәйле риваятьләрнең берсе Дурганың Махиша асурын җиңүе турында сөйли.[1].

Төрле төбәкләрдә Наваратрины бәйрәм итүнең төрле җирле традицияләре бар. Мәсәлән, Гуджаратта махсус хатын-кыз биюләре оештырыла[3], Бенгалиядә Кали сурәтләре белән йөрешләр оештырыла, ә Тамилнадуда - Һинд дине пантеоны ходайлары фигуралары белән махсус платформалар ясыйлар.[1].

Наваратрига Колу курчаклары

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: словарь. Республика, 1996, под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. ISBN 5-250-02557-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Альбедиль, Дубянский, 1996
  2. 2,0 2,1 Гусева Н. Р. Индия: тысячелетия и современность. — М.: Наука, 1971. — С. 79. — 143 с.
  3. Индийский этнографический сборник / пор ред. Чебоксарова Н. Н. и Гусевой Н. Р.. — Издательство Академии наук СССР, 1961. — Т. 65. — С. 72. — 202 с.