Нәс сүрәсе
Ән-Нәс сүрәсе́ (гар. سورة الناس, кешеләр) – Коръәндәге 114нче – соңгы сүрә, 6 аятьтән тора. Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләренә (Әл-Фәләкъ белән бергә) керә. Сүрә Мәккәдә иңгән(Әл-Фәләкъ белән бергә иңә), кайбер мөфәссирләр әйтүенчә – Мәдинәдә.
Иңү сәббәбе: Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәллам, яһүдләрнең сихерләре аркасында, авырып китә. Шунан соң ике фәрештә аңа бозу әйберләре ташланаган коены күрсәтәләр. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәлламгә Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләрен тапшыра. Һәр бәйләнгән төенне чишкән саен, аларны укып, Расүлуллаһ терелә.[1]
Сүрә [үзгәртү]
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
Куль әгъузү би-ра́ббин-нә́си 1. мә́ликин-нә́си 2. илә́һин-нә́си 3. миң шә́рриил-үәсүә́силь-ханнә́сил- 4. ләзи́ йү́ә́сьүисү фи́ судү́рин-нә́си 5. ми́нәл-җи́ннәти үән-нә́с 6.
Тәрҗемә:
«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән...
- Әйт:«Кешеләрнең Раббысына сыенамын,
- кешеләрнең падишаһына,
- һкешеләрнең илаһына,
- вәсвәсә салучының, качучының явызлыганнан,
- кешеләнең күкрәкләрен вәсвәсәләүчедән,
- җеннәрдән һәм кешеләрдән».
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Гайшә анадан тапшырыла
Әдәбият [үзгәртү]
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.