Остазбикә (әсәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Остазбикә (әсәр) latin yazuında])

Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Исхакыйчы галимнәр аны әдип иҗатының өченче – милләтчелек (1910–1918) дәве-ренә кертеп карыйлар. Ул повесть жанрында язылган. Аның эчтәлеге кыскача түбәндәгедән гыйбарәт: Вахид мулла белән унике ел бер җан, бер тән булып яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Икенче төрле әйткәндә, автор Сәгыйдәнең балалы булу теләге белән бәйле эш-гамәлләрен, өмет-хыялларын, хис-кичерешләрен сөйли. Әдип бу әсәрендә XX гасыр башында муллалар социаль катлавы тормышы материалында көн кадагындагы иҗтимагый-милли проблемаларны сурәтләүдән аерылып китеп, аның өчен яңа булган гаилә бәхете темасын гәүдәләндерүгә күчә. «Остазбикә» повесте күләмнәре ягыннан төрлечә зурлыкта булган 14 бүлектән тора. Дөрес, элгәреге әдәби традицияләргә нигезләнеп язу сәбәпле, автор аларга тәртип саны да, яисә исем дә куймаган. Аларның эчтәлегеннән чыгып, шартлы рәвештә, беренче бүлекне «Кызны кияүгә бирергә карар кылынды», икенче бүлекне «Мулла кияү күңелгә ошады», өченчесен «Каената йортында», дүртенчесен «Яшь мулланы йортлы-җирле итү», бишенчесен «Бәхетле мул тормыш», алтынчысын «Борчулы төннәр», җиденчесен «Алла бала бирмәде», сигезенчесен «Асрамага малай алу», тугызынчысын «Казанда кунакта» яисә «Хатынның үгие юк», унынчысын «Көндәш ачысыннан көчлерәк», унберенчесен «Ул ачуланган иде», уникенчесен «Угылын күрәсе килү теләге туды», унөченчесен «Көндәш янында» яисә «Намазлыкта үткәрелгән төн», ундүртенчесен «Бала бәхете» дип атарга мөмкин булыр иде. «Остазбикә» повестенда бер төп сюжет сызыгы бар. Аның нигезендә яткан үзәк конфликтны эчке каршылык – Сәгыйдәнең балалы булу теләге белән бәйле акыл һәм хис тартышы барлыкка китерә, ягъни төп геройның үсеш-үзгәреш тарихы аны хасил итә. Шушы төп сюжет сызыгының аерым элементлары өстәмә сюжет сызыкларын барлыкка китерәләр. «Остазбикә» повестеның төп сюжет сызыгы мондый: әсәр экспозиция белән башланып китә. Ул әсәрнең беренче биш бүлеген алып тора. Алтынчы бүлек – төенләнеш, җиденче – унөченче бүлекләр – вакыйгалар үстерелеше, үндүртенче бүлек – кульминацион нокта, һәм шуннан соң чишелеш килә. Повестьның экспозиция өлешендә әдип үз рухи мирасында бик яратып гәүдәләндергән мулла-хәзрәтләр социаль катлавының тормыш-көнкүреше, аларның яшәеш кануннары, кагыйдәләре, яшәү рәвеше, теләк-омтылышлары белән укучыны җентекләп таныштыра. Татар халкының кыз ярәшү, кыз бирү, туй йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре турында бай мәгълүмат бирә. Экспозициядәге беренче бүлектә әдип үзе тудырган муллалар образының өченче тибы «татар халкы яшәешенә зыян сала-сала урталыкта сөйрәлүче» Рәхим мулланың тормыш-яшәеше, авыл халкының мәдәни үсешендә аның роле турында сөйли. Шакир мөәзин ат эзләү сылтавы белән шул авылга барып кирәкле мәгълүматны җыеп кайткач, ярдәмче геройлар, надан Рәхим мулла белән Сәгыйдәнең әтисе Хәйретдин мулла арасындагы тышкы каршылык чишелә. Автор бу бүлектә «ата-анасы укымаган, кара булса да, уллары гыйлемле, мәгърифәтле, күңелгә ятышлы булгач, кызны кияүгә бирергә кирәк» дигән фикер әйтә. Ә икенче бүлек Сәгыйдәнең каенатасы, каенанасы, булачак кияве белән беренче мәртәбә күрешүе, никах, туй мәҗлесе, кияүләү йолалары турында сөйли. Мулла кияү ата-анасының затсызлыгы, тышкы ямьсезлеге кыз күңелендә каената, каенанасы белән эчке тартыш, ә Сәгыйдә белән әти-әнисе арасында тышкы каршылык тудыра. «Яңа гына мыек чыгып килә торган таза-яшь йөз, йөзендәге үткен генә кара күзләре, җиңел генә хәрәкәтле, сабыр гына кыяфәтле» мулла кияү күренгәч, бу каршылыклар үзеннән-үзе хәл ителә. Алда әйтелгәнчә, Г. Исхакый бу әсәрендә муллалар тормышын иҗтимагый-милли мәсьәләләр яссылыгында сурәтләүдән баш тартып, аны мәңгелек, гомумкешелек проблемаларны калкытып куюга буйсындыра: аерым кеше, гаилә бәхете, яшәү мәгънәсе, фани дөньяга яратылу максаты һ. б. Әдәби әсәрнең экспозиция өлешендә автор тарафыннан гаилә бәхете ир белән хатынның бер-берсен яратып, бер җан, бер тән булып, муллалык һәм остазбикәлек хезмәтеннән тәм табып яшәүдә, «гомерләре муллыкта, рәхәттә, тынычлыкта, сөешүдә, кадерләшүдә үтү»дә билгеләнгән кебек фикер туа. Бу хакта повестьның бишенче бүлегендә кат-кат әйтелә. Ләкин шул ук вакытта үзәк конфликт барлыкка килүгә җирлек тә әзерләнә башлый; яшьләр игътибар итмәсәләр дә, туганнары ягыннан берничә тапкыр аларның балалары юклык искәртелә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]