Педагогика академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Педагогика академиясе latin yazuında])
Педагогика академиясе
Нигезләнү датасы 1907
Дәүләт  Россия империясе
Административ-территориаль берәмлек Санкт-Петербург
Гамәлдән чыгу датасы 1916

Педагогика академиясе1907 елда ачылган Россия югары мәгариф-гыйльми педагогик учреждениесе. Педагогика академиясе Россия империясенең җәмгыяви уку йортлары арасында гыйльми әһәмияттә төп урынны алып торган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904 елда ГУВЗДның (Главное управление военно-учебных заведений) Педагоглык музеенда Педологика курслары ачыла. 1907 елда Педологика курслары базасында Санкт-Петербургта Мәгариф Лигасында Педагогика психологикасе буенча Бөтенроссия съезды карары нигезндә Педагогика академиясе төзәлә.

1907 елда расланган устав нигезендә, Педагогика академиясе гыйльми-педагогик үзәк булып тора һәм халыг мәгарифы министры П. М. Кауфманга буйсына. Педагоглык академиясенең җитәкче звеносы булып Совет тора. Совет профессор-укытучылар һәм җитәкчелек составыннан сыйлаган. 1907 елда Педагогика академиясенең беренче президенты А. Н. Макаров була, беренче вице-президенты М. М. Ковалевский , секретары А. П. Нечаев. А. Ф. Лаврский, А. С. Лаппо-Данилевский, С. Ф. Ольденбург, Н. И. Кареев, Г. А. Фальк и И. М. Грев була. Профессор-укытучылар составында төрле елларда В. И. Вернадский, И. П. Тамагы Павлов, Е. В. Тарле, А. А. Корнилов, Н. А. Гредескул, И. X. Озеров, А. А. Шахматов, И. А. Бодуэн-де-Куртенэ, Д. Н. Овсянико-Куликовский, С. А. Венгеров, Л. И. Петрик, Н. О. Лаосский кебек төрле фән өлкәсендә эшләгән педагоглар Педагогика академиясе Советы әгъзалары булып торалар.

Укыту барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Педагогика академиясе Россия империясенең халык мәгарифе министрлыгы ведомствосының «педагогик мәсьәләләр буенча тәҗрибәле һәм белүче экспериментаторлар», халык мәгарифенең төрле мәсьәләләре буенча югары квалификацияле экспертлар, уку йортлары директорлары, педагоглар, мәктәптән тыш белем бирүне оештыручылар һәм мәктәп табиблары гигиенистларын әзерләү өчен «югары курслары» булып тора

Педагогика академиясенә Россияда яки чит илдә югары белем алган егетләр һәм кызлар кабул ителгән. Дине һәм милләтенә әһәмият бирелмәгән. Уку процессын өч юнәлештә барган: педагоглык, мәктәп белеме, педагогик психологика һәм мәктәп гигиенасы кебек төп категория; физиологика, психологика, анатомия, фәлсәфә; сәнгать һәм әдәбият тарихын үз эченә алган өстәмә махсус, уку йортларында уку предметларын укыту тарихын һәм методикасы.

1910 елда Педагогика академиясендә Санкт-Петербург эксперименталь педагоглык җәмгыяте структурасына кергән эксперименталь мәктәп ачыла. 1916 елдан Педагогика академиясе Санкт-Петербург җәмгыяте эксперименталь педагоглык оешмасына керә. Педагогика академиясе төрле белгечләр әзерләү буенча Бөтенроссия укытучылар курсларын оештыру һәм үткәрү өчен күп эшли. Укытучылар арасында «Педагоглык академиясе очерк һәм монографияләрдә» кебек академиягә хезмәтләре популярлык ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Большая российская энциклопедия / научно-редакционный совет: председатель - Ю. С. Осипов и др. - Москва: БРЭ, Т. 25, 2017: П — Пертурбационная функция, 2017 г. — 2017 г. — 764 с. — ISBN 978-585270-362-0
  • Иванов А. Е. Высшая школа Российской империи начала XX века // Вестник Российской Академии наук. — 1997. — Т. 67. — С. 265—274.