Пешка (шахмат)
Пешка (Юникод: ♙♟) — шахмат ташы, шахмат материалын үлчәү чарасы.
| Шахмат ташлары | ||
|---|---|---|
| Шаһ | ||
| Вәзир | ||
| Тура | ||
| Фил | ||
| Ат | ||
| Пешка | ||
Пешка эквивалентында башка фигураларның “авырлыгын” үлчиләр (мәсәлән, бер җиңел фигура 3 пешкага, тура — 5 пешкага тиң).
Ф. Филидор буенча, пешка — «шахмат партиясенең җаны», пешкалар урнашу структурасы бөтен партиянең стратегик рәсемен билгели. Эндшпильдә пешкаларның әһәмияте арта, бигрәктә еракка киткән пешкаларның әһәмияте.
Үзенең көчсезлеге аркасында пешка төшенчәсе метафорик мәгънәдә иерархиядәге түбән хәлне, ярдәмгә мохтаҗны билгели. Мәсәлән, «Минем кулларымда ул бары пешка гына иде».
Пешка белән йөрү тәртибе [үзгәртү]
Пешка үзе алдындагы вертикаль буенча буш шакмакка йөри ала.
Беренче тапкыр йөргәндә пешка шул юнәлештә ике шакмакка алга йөри ала.
Пешка көндәш фигурасын отып чиктәш алгы вертикальгә диагональ буенча йөри.
Пешка беренче йөрүе белән ике кырга күчкәндә көндәшнең пешкасы һөҗүм иткән кыр аркылы узса, һөҗүм итүче пешка аны әйтерсең лә бер кырга гына күчкән кебек ота ала. Бу кагыйдәне пешканың ике кырга күчүенә җавап биреп кенә кулланып була. Кагыйдә “узганда алу” дип атала.
Әверелү [үзгәртү]
Үзенең башлангыч позициясенә карата каршы урнашкан горизонтальгә барып җиткән пешка уенчы теләге буенча вәзир, тура, фил, яки үз төсендәге атка алмаштырылырга тиеш. Бу — әверелү дип атала.
Тактада шундый ташларның барлыгы һәм саны мөһим түгел. Күпчелек очракларда пешканы вәзиргә алмаштыралар, чөнки ул иң көчле фигура. Әмма кайсыбер очракларда пешканы башка фигурага алмаштыру файдалырак та булырга мөмкин (“көчсез әверелү”). Мәсәлән түбәндәге ситуацияләр:
- Мат, яки «чәнечке» (берьюлы берничә фигурага һөҗүм итү) ясар өчен пешканы кайвакыт атка әверелдерәләр.
- Пат ясап куймас өчен, яки сирәк очракта киресенчә пат ясарга мөмкинчелек тудырыр өчен пешканы турага яисә филгә әверелдерәләр.
Пешка төрләре [үзгәртү]
Пешкаларны үзара урнашуына карап түбәндәге төрләргә бүлеп була:
Изоляцияләнгән пешка — күрше горизонтальләрендә башка үзенең төседәге пешкасыз калган пешка.
Үтәли йөрмәле пешка — үзе алдындагы вертикаль кырларда көндәш фигурасыз пешка.
Якланган үтәли йөрмәле пешка — үзенең төсендәге башка пешкалар белән якланган үтәли йөрмәле пешка.
Ерагайган үтәли йөрмәле пешка — үзенең төсендәге башка пешкаларга караганда шахмат тактасының каршы ягында урнашкан үтәли йөрмәле пешка.
Бәйләнгән пешкалар —күрше вертикальләрдә урнашкан ике, яисә күбрәк бер төсле бер-берсен яклый ала торган пешкалар.
Икеләнгән (өчләнгән) пешкалар — берүк вертикальдә урнашкан берүк төсле ике (өч) пешка.
Артта калган пешка — күрше вертикальләрендә үзенең төсендәге башка пешкалар булуына карамастан, үзе йөри алмый торган пешка (блокланган, яки алдындагы кырлар һөҗүм астында тора).
Диаграммада:
Аклар:
Изоляцияләнгән пешка — d3.
Изоляцияләнгән, өчләнгән пешкалар — g2, g3, g4.
Үтәли йөрмәле пешка — g4.
Каралар:
Бәйләнгән пешкалар — b6, c5, d5.
Үтәли йөрмәле пешка — b6.